Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә 116 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды

2015 елның 1 июленнән караңгы вакытта юлларда йөрүче җәяүленең киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булу мәҗбүри, дип законга өстәмә кертелде.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18 нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җәяүлегә тиешле урында өстенлек бирмәгән транспорт хуҗаларына 1500 сум күләмендә штраф карала.Шул ук кодексның 12.29 нчы маддәсендәге 1 нче өлештә юл да йөрү кагыйдәсен бозган җәяүле дә җавапка тартыла, яисә 500 сум күләмендә штраф салынуы турында әйтелә. Безнең район территориясендә дә үткән ел 116 җәяүле административ җаваплылыкка тартылды. Дөрес, мондый фаҗигаләрдә җәяүле белән берлектә машина йөртүчеләрнең дә гаебе аз түгел. Әйтик, әле яңа ел башланырга да өлгермәде, шундый саксызлык аркасында гөрләтеп яшәргә тиешле берүнең гомере өзелде һәм икенче берәү тән җәрәхәте алды. Исегездә тотыгыз! Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына (зебра) аркылы чыгарга тиеш, ә юллар чатында моны юлның читеннән я тротуар буйлап эшлиләр. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Якыннан яктырта торган фараларны кабызганда, караңгы вакытта җәяүле кешене 25 - 30 метр арада гына күреп була. Ә киемендә яктылыкны чагылдыручы элемент булганда, 130 - 140 метрдан, ә ерак яктырта торган фараларны кабызганда 400 метрддан күрергә мөмкин. Мондый очракта җәяүленең тәгәрмәч астына эләгү куркынычы 65 процентка кими дигән сүз. Машина йөртүчеләрнең дә җәяүлеләргә карата игътибарлырак булулары сорала. Балалар турында да берничә сүз. Уку елы дәвам итә. Сез, олылар еш кына балагыз белән мәктәпкә барасыз, урам аша чыгасыз. Ә бала өлкәннәрнең үз-үзен тотышын хәтеренә бик нык сеңдерә. Шуның өчен урамда йөргәндә сез аңа үрнәк булыгыз, кагыйдәләрне бозмагыз, чөнки балагызның сәламәтлеге һәм тормышы шуңа бәйле. Кагыйдәләрне, тапкырлау таблицасын яттан белгән кебек, белеп кенә калмагыз, аларны һәрчак үтәгез! Моны балаларыгыз да көн саен күрсен, сездән үрнәк алсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: административ җаваплылык