Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәле районы буенча янгын күзәтчелек бүлеге килешү төзеде

Татарстан Республикасы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе һәм иминият компанияләре арасында килешүләр төзелүе турында газетаның үткән елгы саннарының берсендә язган идек. Ике яклы әлеге килешү янгыннарны профилактикалауны үз эченә ала һәм янгыннарны кисәтүдә үтемле алым булыр дип көтелә.

Әлеге килешү нигезендә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район "Росгосстрах" иминият компаниясе хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы инструкторы таныклыклары тапшырылды һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча укулар үткәрелде. ТР Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары Марс Хәмидуллин чарада катнашучы иминият компаниясе хезмәткәрләрен янгын китереп чыгаручы сәбәпләр белән таныштырды.

Киләчәктә график нигезендә күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге хезмәткәрләренең "Росгосстрах" иминият компаниясе хезмәткәрләре белән берлектә район үзәгендә һәм авылларда халык арасында йөреп, рейдлар үткәрүе дә күздә тотыла.

Марс Хәмидуллин, ТР Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары:

-Янгыннарны булдырмый калу, халык арасында профилактик чаралар уздыру, аңлату эшләре алып бару, йорт-җирнең, мал-мөлкәтнең иминиятләнгән булуын аңлату -"Росгосстрах" иминиятләү компаниясенең дә төп бурычы. Димәк, бу иминият компаниясе хезмәткәрләренең дә, безнең янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре кебек үк, халык арасында йөреп, янгыннарны кисәтү буенча тулы вәкаләтләре бар дигән сүз. "Карактан кала, янгыннан берни дә калмый," - ди халык. Шуңа да район халкын ут белән сак эш итәргә чакырам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын күзәтчелек бүлеге килешү