Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Иминлек нигезләре

Чүпрәле мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерүләр үткәрелә

2015-2016 уку елына район мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләргә әзерлек күрү максатында Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге тарафыннан тикшерүләр үткәрелә.

-Тикшерүләр барышында чыгу-керү (эвакуация) юлларына, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешенә, янгын чыгуны истән сизеп, хәбәр итүче автоматик җайланмаларның булуына, электр приборларының һәм җиһазларының монтажлану сыйфатына, хезмәткәрләрнең янгын чыгу очрагында ни эшләргә кирәклеген төгәл белүләренә аеруча игътибар бирелде,-ди ТР Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы урынбасары Марс Хәмидуллин.

Бүгенге көндә 29 балалар бакчасына, 34 белем бирү учреждениесенә тикшерү уздырылган.

-Әйтергә кирәк, әлеге учреждение җитәкчеләре, үткән еллар белән чагыштырганда, янгынга каршы чаралар булдыруга игътибарларын көчәйткәннәр. Һәр мәктәптә янгын чыгуны истән сизеп, хәбәр итүче автоматик җайланмалар булдырылган, янгын куркынычсызлыгы буенча җаваплы кешеләр янгын-техник минимумы буенча укулар үткәннәр, янгын куркынычсызлыгы буенча тиешле билгеләр куелган.

Тикшерүләрдән соң белем бирү учреждениеләренә кайбер җитешсезлекләрне бетерү өчен профилактик тикшерү буенча белешмәләр бирелде. Бүгенге көндә өч мәктәптә ремонт эшләре бара. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач әлеге уку йортлары тагын бер кат тикшерү үтәчәк,-ди ул.

Шул ук вакытта проблема да бар икән. Бер генә белем бирү учреждениесе дә янгын чыгу турында янгын сүндерү частена турыдан-туры хәбәр итүче автоматлаштырылган системага тоташтырылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерү