Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәле җәза үтәтү инспекциядә 51 кеше исәптә тора

Таләпләрне тупас бозучыларга карата катгыйрак чаралар күрелә.

Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла.Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ менә  шундыйларны даими күзәтү астында тоту белән шөгыльләнә.

Безнең районда әлеге хезмәтне эчке эшләр службасы майоры Рамиль Бахитов җитәкли. Бүген әлеге инспекциядә 51 кеше исәптә тора. Шуларның 34 се – шартлы срок алучы, 4 се – мәҗбүри хезмәт башкара, 3 – се төзәтү эшләренә тартылган, 5 – сенең ирекләре чикләнгән, баласына 14 яшь тулганчы хөкем срогы кичектерелеп торучы бер хатын-кыз бар, 4 кешенең автомобиль белән идарә итү хокукы чикләнгән, 2 кешегә өстәмә вазыйфа йөкләнгән, 2 кешенең сыналу сроклары озайтылган, 2 кешенең иреге өстәмә чикләнгән. Сыналу срогын үтү вакытында төрлечә тәртип бозганнары өчен 2 кеше рәшәткә артына ук озатылган. Үзләрен үрнәк күрсәткәне өчен 3 кеше вакытыннан алда учеттан төшерелгән. Инспекция җитәкчесе әйтүенчә, аңа шушы кадәр төзәтү эшчәнлеге алып бару белән берлектә, шактый гына башка мәсьәләләрне дә уңай хәл итәргә туры килә.

–Белгәнегезчә, безнең инспекция аерым бер контингент кешеләр белән эшли. Аларның һәрберсенә индивидуаль якын килергә, бер үк вакытта юрист та, психолог та була белергә кирәк. Алар белән даими очрашып, сөйләшүләр алып барырга туры килә. Билгеләнгән вакытта инспекциягә килмәүчеләрне полициянең участок инспекторлары белән өйләренә, хезмәт урыннарына барып эзләп табабыз. Кайчакта урамннан тотып алып керергә туры килә, ди ул. Кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең болай да кыл өстендә торган язмышын тагын да катлауландыра. Шартлы хөкемдәге кешенең җәзасы, тиешле таләпләр үтәлмәгәндә, реаль срокка әйләнергә мөмкин. Әлбәттә, инспекция начальнигына катгый чаралар да күрергә туры килә. Агымдагы ел дәвамында мәсәлән, Яңа Элмәле, Чувш Бизнәсе, Чуваш Чүпрәлесе, Матак һәм Алешкин – Саплык авылларында  яшәүче биш ир- атның төзәтү эшләре срогын төрмә белән алыштырганнар. Берничә маддә буенча хөкем ителгән “абзыйлар”, нинди генә эшкә урнаштырсалар да, тиешенчә хезмәт итә алмавы, эчү белән мавыгуы нәтиҗәсендә эшсез кала һәм ахыр чиктә инспектор, аңа карата катгый чара күрүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Шул ук вакытта шартлы җәзаны вакытыннан элек яптыручылар Рамиль Рафикович өчен зур җиңү буларак кабул ителә. Чөнки инспекциянең төп максаты да бит тайгак юлга кереп баручыга ярдәм кулы сузып, аны баткаклыктан тартып алудан гыйбарәт. 

-Шуны да әйтим, шартлы рәвештә хөкем ителеп, безнең инспекциягә исәпкә куелганнарга билгеле бер бурычлар йөкләнә. Әлеге кешеләргә рөхсәтсез яшәү урыннарыннан читкә китү тыела, алар үзвакытында безгә килеп теркәлү үтәргә тиешләр. Кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр мондый затларга өйләреннән чыгып йөрү гомумән рөхсәт ителми. Әлеге таләпләрнең үтәлеше һәрдаим тикшерелеп тора, исәптә торучыларның өйләренә дә барабыз. Таләпләрне тупас бозучыларга карата тагын да катгыйрак чаралар күрәбез-, ди инспекция башлыгы Рамил Рәфикович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев