МХОда хезмәт итүче хәрби якташыбызны Рөстәм Миңнеханов бүләкләде
Дмитрий Александрович Шингарев шушы көннәрдә олы бүләккә лаек булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов якташыбызга "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены медален тапшырды. Бүләкне тапшыру Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана кысаларында узды.
Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Анда район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Чара барышында Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операция ветераннарына, гамәлдәге хәрби хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтләрен тапшырды. Алар арасында якташыбыз Дмитрий Шингарев та бар иде.
Дмитрий 2000нче елда Матак авылында Надежда һәм Александр Шингаревлар гаиләсендә, беренче бала булып, дөньяга килә. Аның Евгений исемле энесе бар, егет бүгенге көндә абыйсы үрнәгендә хәрби уку йортында белем ала.
Дмитрий яшьтән спорт белән шөгыльләнә, билбау көрәше буенча спорт мастеры исеменә ия. Тырыш укучы, физик яктан яктан көчле булган егет урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2018 елда Казандагы югары хәрби танк училищесына юл тота. 2023 елда уку йортын тәмамлап, махсус хәрби операциядә катнаша башлый. Үткән ел ул сөйгәне Злата белән гаилә корды. Никахын да район ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерде.
Якташыбыз, өлкән лейтенант, танк ротасы командиры Дмитрий Шингарев яшь буынга, һәркайсыбызга туган илне ярату, саклауда олы үрнәк булып тора.
Фото Татарстан Республикасы Рәисе сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев