Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Чүпрәледә махсус хәрби операция батырларына дәүләт бүләкләре тапшырылды

Районда батырлыклар күрсәтеп, дәүләт бүләкләренә ия булган каһарманнар байтак

Район Башкарма комитетның утырышлар залында бүләкләрне тапшыру тантанасы узды. Чарада Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин катнашты.

–Бүген, илебез җитди сынаулар аша уза. Ватаныбыз чикләре иминлеген фидакарь рәвештә райондаш ир-егетләребез саклыйлар. Алар ил алдындагы бурычларын үтәп, районыбызның чын батырлары булуларын исбатлыйлар. Аларның исемнәре илебез һәм кече Ватаныбыз тарихында тирән эзләр белән язылган, - диде район башлыгы Марат Гафаров.

Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин хәрбиләргә  һәм аларның гаиләләренә рухи көч, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Геройларга Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәтләрен белдерде, аларның батырлыгы яшь буын өчен үрнәк булганлыгын билгеләп үтте.

Чара барышында һәлак булган геройларның якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды. Батырлык ордены–ул фидакарьлек, батырлык өчен бирелә торган Россия Федерациясенең иң югары бүләкләренең берсе.

Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 14 сентябрендәге Указы нигезендә билгеләнгән Батырлык Орденын (үлгәннән соң) Владимир Александрович Калюшевның бүләген әнисе Зинаида Петровнага һәм әтисе кабул итеп алды. Шулай ук, РФ Президентының 2026 елның 16 февралендәге Указы нигезендә билгеләнгән Батырлык Ордены (үлгәннән соң) Владимир Иванович Николаевның тормыш иптәше Антонина Викторовнага һәм улларына тапшырылды.

Тантана барышында батырлык күрсәткәннәре өчен билгеләп үтелә торган Россиянең яңа дәүләт бүләге –II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән Алешкин-Саплык авылыннан  Владимир Генадиевич Юдинны бүләкләделәр.

Моннан тыш, хәрби әзерлектәге яхшы күрсәткечләре, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм казанышлары өчен Зур Аксу авылыннан Александр Сергеевич Магарин РФ Оборона министрлыгының «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнде.

Чара райондаш-геройларга тирән рәхмәт, аларның якыннарына, гаиләләренә олы хөрмәт белдерү символы булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев