Курку белмәс якташыбыз
“Безнең геройлар” рубрикасында курку белмәс якташларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
Сергей Станиславович Шумилов Матак авылында туып үскән. Мәктәптә укыган елларында ук, Виталий Мердеев җитәкчелегендәге билбау көрәше секциясенә йөри башлый, спорт белән ныклап шөгыльләнә.
Иң беренче тапкыр Ульяновск шәһәрендә узган ярышларда беренчелекне яулый. Тырышлыгы, үҗәтлеге аны билбау көрәше буенча спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсенә кадәр алып килә.
Мәктәптән соң, Сергей райондагы техникумда укып, тракторчы-машинист белгечлеге ала. Ә аннан Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырыла һәм спецназда хезмәт итә. Намуслы хәрби хезмәте өчен Сергей берничә тапкыр Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнә.
Армия хезмәтеннән соң, ул Мәскәүдә төзелештә эшли башлый. Өйләнә. Тормыш иптәше Олеся белән өч бала: ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Йорт җиткезәләр, тормышлары җайлана. Матур гына яшәп торганда махсус хәрби операциягә юллама килә. Ике дә уйлап тормыйча, кирәк-ярагын җыеп, Ватан иминлеген сакларга китә..
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Россия патриоты» һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде, орденга тәкъдим ителде.
Сергей чыннан да бүгенге заман каһарманы. Кыска вакытлы ялга кайтканда да укучылар, авылдашлар белән очрашмый калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев