Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Безнең Геройлар

Чүпрәледә махсус хәрби операция ветераны Алексей Кудяршов өйләнде

Яңа хәрби гаиләсе туды

Шушы көннәрдә район ЗАГС бүлегендә тантаналы чара узды. Махсус хәрби операция ветераны Алексей Кудряшов үзенең сөйгәне Екатерина белән никахын рәсмиләштерде. Алексейның сөйгәне Батыр районыннан.

Бу мобилизация башланганнан бирле, махсус хәрби операция ветераны теркәгән 23нче никах, дип белдерде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинва.

Чарага район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов килде. Яшьләрне котлап, бәхет теләде, район башлыгының котлау адресын, истәлекле бүләкләр һәм төп документ — никахларын теркәү турында таныклык тапшырды.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов:

–Алексей –батыр йөрәкле райондашыбыз. Алган яралардан соң да, тормышка карата рухын югалтмаган каһарманыбыз.  Тормышындагы катлаулы хәлләр барышында да күңелендә чын хисләргә урын табуы үрнәк булып тора,- дип җылы теләкләрен җиткерде.

Дәвам итеп

Алексей Иске Уби авылында туып-үскән. Райондагы 90 номерлы һөнәри училищеда белем алган. Аннан армия хезмәтен узган.

2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында беренчеләрдән булып, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Хәрби заданиеләрнең берсендә Алексей каты яралана, бүгенге көндә дәвалану курслары уза. Әмма Ватан алдындагы бурычы турында онытмый. Тернәкләнү белән хезмәттәшләре янына янә китәргә планлаштыра.

Алексей Кудряшов күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә „Хәрби батырлык өчен“ медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев