Чүпрәледә махсус хәрби операция каһарманнарының гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Чүпрәледән махсус хәрби операция зонасына барлыгы 300 дән артык хәрби хезмәткәр китте.
Бүген, 2025 елның 28 ноябрендә, Чүпрәле районында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Тухфатуллин хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган җиде хәрби хезмәткәрнең якыннарына бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук РФ Оборона министрлыгының «Хәрби батырлык өчен» медале белән Яңа Кәкерле авылында яшәүче Илнур Әхмәтҗанов бүләкләнде.
Олы бүләккә ия булган Илнур Әхмәтҗанов:
«Вакыт безне сайлады. Ир-ат үз Ватанын һәм гаиләсен якларга бурычлы — бу аның бурычы», дип ассызыклады.
«Без үз гаиләсен, Ватанын сөйгән чын геройлар — якташларыбызның якты истәлеге алдында баш иябез. Батыр уллар үстергән әниләргә рәхмәтлебез. Аларның якты истәлеге мәңге безнең йөрәкләребездә сакланыр»,-диде район башлыгы Марат Гафаров.
Радик Тухфатуллин хәрби хезмәткәрләрнең кылган батырлыклары ватанпәрвәрлек символы булуын, барлык кешеләр өчен фидакарьлек үрнәге булуын билгеләп үтте.
Һәлак булганнарның рухына бер минут тынлык белән багышладылар.
РФ Президенты Указы нигезендә, Батырлык орденнары вафат булганнан соң:
Сергей Барышовның әнисе Александра Барышовага, Николай Игнатьевның тол хатыны Ирина Игнатьевага,
Эдуард Одиноковның әнисе Елена Одиноковага, Сергей Шишкинныкы тол хатыны Надежда Шишкинага тапшырылды.
Шулай ук, вафат булганнан соң бүләкләнгән Игорь Леонтьевның «Батырлык өчен» медале апасы Марина Григорьевага, Виктор Тихоновның «Хәрби батырлык өчен» медале әнисе Валентина Тихоновага, Мансур Насыйбуллинның «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены әтисе Илдус Насыйбуллинга бирелде.
Тантанада махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм балалары бар иде. Якыннары сүзләре буенча, алар һәрвакыт чын Герой булып калачаклар.
«Ул безгә бернәрсә дә әйтмәде. Контркт төзүе турында соңнынан хәбәр итте. Ул кыю һәм бик ярдәмчел кеше иде, һәрвакыт барысына да булышты», — дип сөйләде Николай Игнатьевның кызы Лидия.
«Безнең өчен ул герой. Бары шул. Артык сүзләр таба алмассың. Минем өчен ул шундый иде», — диде Мансур Насыйбуллинның якыннары.
Чүпрәледән махсус хәрби операция зонасына барлыгы 300 дән артык хәрби хезмәткәр китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев