Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормышны яратып яши ул

Яңа Уби авылында яшәүче Нина Лазаревна Ярухина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне хөрмәтле ветеран район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановтан, Уби авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухиннан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар ветеранны юбилее белән котладылар, аңа район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, Чүпрәле районы оешуга 90 ел тулу истәлекле медале белән бүләкләделәр, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.

Нина Лазаревна ТАССРның Чүпрәле районы Яңа Уби авылында туып үсә. 1940 елда Яңа Уби мәктәбенең беренче классына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башланганнан соң, 1941 елда аның әтисен фронтка алалар. Нина Лазаревна әнисе һәм сеңлесе белән кала. Сугыш башланганда аңа нибары 8 яшь кенә була. Аңа, ул вакыттагы күп кенә яшь кызлар кебек, өлкәннәргә ярдәм итәргә туры килә. Кечкенәдән ул колхозда өлкәннәр белән бергә эшли башлый. Өченче сыйныфтан соң

Нина Лазаревнага мәктәптә укуын калдырып, колхозга эшкә барырга туры килә, чөнки тормышлары бик авыр була. Хуҗалыкта сыер асраганга күрә генә алар ачлыктан котылып кала. Беренче елларда Нина Лазаревна сарык фермасында, аннары дуңгыз фермасында эшли, соңрак исә Чапаев исемендәге колхозда төрле эшләр башкара.

Намуслы хезмәте, югары җитештерү күрсәткечләре өчен ул ТАССР Югары Советының Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Ә районнан һәм колхоздан бирелгән Грамоталарның исәбе юк.

Нина Лазаревна авылдашы Петр Михайлович Ярухинга кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән бергә алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, барлык балаларына да лаеклы тәрбия бирәләр, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.
Нина Лазаревна хәзерге вакытта улы һәм килене тәрбиясендә яши. Аның 12 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.

— Үзебез дә инде өлкәнәйсәк тә, без бәхетле әниебезнең безне шатландырып сау-исән яшәве белән. Тормышны яратып яши ул. Аллага шөкер, әле үз аякларында йөри, хәтере дә әйбәт, колаклары гына начар ишетә башлады соңгы елларда. Үзенең туган авылын, өен яратып яши. Безгә кунакка килгәндә дә үзенең өен сагынып кайта ул,-диләр Нина Лазаревнаның балалары.

Еллар узу беләнхөрмәтле ветеран күңел күтәренкелеген югалтмый, ул район, авылның барлык яңалыклары белән кызыксынып тора, безнең район газетасын рәхәтләнеп укый (аның күрү сәләте бик яхшы, аның балалары әйтүенчә, ул күзлексез дә укый ала икән әле!), райондагы, илдәге барлык яңалыкларны күзәтеп бара. Аның балалары әйтүенчә, ул Ульяновскига, кызлары янына кунакка киткәндә, үзе белән һәрвакыт безнең район газетасын ала, кызларының да район, республика яңалыклары белән танышуларын тели. Ә өенә кайткач, беренче эш итеп, үзе булмаганда почтальон алып килгән Таван ен (Туган як) газетасының яңа саннарын сорап ала икән.

Бүген Нина Лазаревна туганнарының игътибары һәм кайгыртуында яши. Ул бик бәхетле. Кунаклар килүгә дә бик шатланды, үзләре турында онытмаганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев