Татлы тамырларны җыю, эшкәртү һәм саклауга салу
Көн вакыйгасы

Татлы тамырларны җыю, эшкәртү һәм саклауга салу

Көз– һәр бакчачы өчен кызу вакыт. Сезонга йомгак ясау вакыты җитә, аның иң мөһиме —уңышны җыеп алу һәм саклау.

Кишер, чөгендер, сельдерей, торма һәм петрушка – болар безне язга кадәр витаминнар белән тәэмин итә ала, ләкин алар дөрес җыелган, эшкәртелгән һәм саклауга салынган булырга тиеш. Бу уңайдан ТР буенча “Россельхозцентр” учреждениесе филиалының әйдәүче белгече Салават Галимҗанов үз киңәшләрен бирә.

Чөгендерне һәрвакыт кишердән алда җыялар. Ул туфрактан күбрәк чыгып тора. Кишер исә, киресенчә, җиңелчә кырауларны кичерә.

Яшелчәләрне урып-җыю өчен коры, аяз һәм салкынча көн сайлыйлар. Яңгырлы вакытта ябышкан пычрак черүгә, ә яшелчә тукымаларында артык дым аларның ярылуына китерә.

Җирдән чыгарылганнан соң яшелчәләрне киптерергә кирәк. Аларны 2-3 сәгатькә түтәлдә (һава торышы рөхсәт итсә) яисә түбә астында калдырыгыз, әмма якты кояшта түгел– алар бик тиз кибәчәк.

Саклау ысуллары:

  • –Комлы тартмаларда саклау — кишер һәм сельдерей өчен классик һәм иң ышанычлы ысул.
  • –Пычкы чүбендә саклау — ком урынына коры агач пычкы чүбен кулланырга мөмкин. Аларда булган эфир майлары һәм фитонцидлар черүне барлыкка китерә торган бактерияләр һәм гөмбәләр үсешен тоткарлый.
  • – Полиэтилен капчыкларда – бу ысул чөгендер һәм тырма өчен бик яхшы туры килә. Яшелчәләрне 15-20 кг сыйдырышлы тыгыз полиэтилен капчыкларга салалар. Төп кагыйдә-капчыкларны бәйләмиләр. Яшелчәләр бүлеп чыгарган углекислый газ ачык капчык төбенә утыра һәм табигый консервант булып хезмәт итә, ә эчендәге дымлылык оптималь булып кала.
  • –Бәрәңге өстәнә салу – чөгендер өчен иң яхшы урын. Бәрәңге саклау процессында актив рәвештә артык дымны бүлеп чыгара, ул аңа зыян китерә. Бәрәңге өстенә салынган чөгендер исә бу дымны рәхәтләнеп сеңдерә. Нәтиҗәдә, бәрәңге коры, ә чөгендер сусыл кала.      

Нет комментариев