Республика һәм Чүпрәле районы көне йөзләгән кешене һәм кунакларны берләштерде
Көн вакыйгасы

Республика һәм Чүпрәле районы көне йөзләгән кешене һәм кунакларны берләштерде

Мәйданда районыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм халык иҗатын чагылдырган матур мохит булдырылды.

Район мәгариф бүлеге, музей, китапханә, балалар иҗат йорты, пенсионерлар берлегенең җирле оешмасының актив өлкәннәре тарафыннан көзге нигъмәтләрдән торган күргәзмә әзерләнде. Чара кунакларына оешма вәкилләре татар һәм чуваш халкының кунакчыллыгын, төрле мастер-классларга, кул эшләренә булган мәхәббәтен һәм көзге муллыкны күрсәтергә тырыштылар.

Бәйрәм тамашасы “Халыклар дуслыгы” парады йөреше белән башланып китте. Стартның кульминациясе «Мин яратам сине Татарстан» җыры – флешмоб булды — бу Татарстаныбызга, районыбызга  булган мәхәббәт гимны буларак яңгырады.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров районыбызның бер гасырлык тарихы, казанышлары, үткәне хакында билгеләп үтте, киләчәге тагын да матур булыр, дигән ышаныч белдерде.

– Без туган республикабыз белән горурланабыз. Татарстан күп күрсәткечләр,  тормыш дәрәҗәсе һәм икътисадның үсеш темплары буенча лидер төбәк булды һәм булып кала. Аның үсешенә Чүпрәле халкы да лаеклы өлешен кертә, киләчәктә дә шулай булсын,-диде ул.

Чара барышында “Цильна” һәм “Бикчуров Р.А.” хуҗалыклары җитәкчеләре Барис Гафуров һәм Равил Бикчуров бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлау хакында рапорт бирделәр. Тамашачыларны ипи-тоз һәм милли ризыклар белән сыйлау –күркәм мизгелләрнең берсе булды. Әлеге традиция Чүпрәле җирлегенең кунакчыллыгын һәм юмартлыгын символлаштыра.

Программада махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтләүдә  аерым урын алды. Сәхнә түрендә бүгенге көндә илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тантана барышында, шулай ук, дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру өлеше дә урын алды. Бүләкләр мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният, энергетика, социаль яклау һәм эшкуарлык өлкәләре вәкилләренә тапшырылды.

Агымдагы елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан теләктәшлек белдереп, гамәлгә ашырылган Электрон мактау тактасында урын алган райондашларыбыз Сертификатлар алды.

Озак еллар район, республика үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән өлкән буын райондашларыбыз да хөрмәтләнде, бүләкләр алды. Алар арасында авыл хуҗалыгы ветераннары: Салют Самат улы Әхмәтов «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесенә лаек булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты исә Николай Иванович Еремовка бирелде.

Озак еллар дәвамында үз хезмәтләре белән муниципалитет тарихына данлыклы эзләр салган мәдәният ветераны Мария Николаевна Бушуевага, мәгариф ветераны Рафикә Хәлиулла кызы Фәйзрахмановага, авыл хуҗалыгы ветераны Рафаил Латыйп улы Шараевка «Чүпрәле районы оешуга 95 ел» истәлекле медальләре тапшырылды.

14 яше тулган яшь гражданнар исә бу көнне паспортлы булды. Бәйрәм кысаларында районның «Талантлар берлеге» халык иҗаты фестивалендә катнашучыларны да лаеклы бүләкләнде.

Концерт программасы тамашачыларга онытылмаслык хисләр бүләк итте. “Сепрель” халык ансамбле, “Таң" халык җыр һәм бию ансамбле матур чыгышлары белән белән сөендерде, ә Ангелина Бильдякова тамашачылар күңелен моңлы тавышы белән яулады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең «Әй, Чүпрәлем» җыры кичәнең үзенчәлекле бизәге булды.

Әнә шулай, бер сулышта узган бәйрәмдә Республикабызны, яшәгән туган җиребезне яратуыбыз һәм аның тарихы һәм мәдәнияте белән горурлануыбыз гәүдәләндерелде. Катнашучылар яхшы кәеф, һәркем үзе белән бәйрәмнең истәлекле символын – Татарстан төсләре кергән тасманы алып китте.


Нет комментариев