Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда агротехнологик класслар ачылды
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда агротехнологик класслар ачылды

2026-27 уку елында Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда яңа белем бирү проекты тормышка ашырылачак

1 сентябрь–Белем көнендә Чүпрәле районының барлык мәктәпләрендә беренче кыңгырау чыңлады. Иске Чүпрәле күппрофильле лицеена исә ул быел яңалыклары белән килде.

Биредә яшьләргә белем бирү өчен яңа пространство –заманча агротехнологик класслар ачылды. Бу инициатива Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы һәм «Чистай» агрохолдингы ярдәмендә мөмкин булды.

Ачылу тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте башкарма директоры Алексей Копанев, Казан дәүләт аграр университеты вәкиле–агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Дамир Хәлиуллин катнашты.

Агротехнологик класслар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «АПКда кадрлар» масштаблы проекты кысаларында барлыкка килгән. Проектның максаты–авыл хуҗалыгы тармагы өчен югары квалификацияле персонал әзерләү, заманча технологияләр кертү һәм илнең азык-төлек иминлеген ныгыту.

Проектка старт үткән ел бирелгән. 2025 елда Татарстанда барлыгы 20 агротехнология сыйныфы ачылган булса, быел аларның саны 30дан артык.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллин үз чыгышында мондый классларны ачуның авыл территорияләрен үстерү өчен әһәмиятле булуын ассызыклады:

"Чүпрәле укучыларына быелдан шундый заманча сыйныфта уку бәхете елмайды. Сыйныфлар авыл хуҗалыгы белән бәйле фәннәрне тирәнтен өйрәнергә, аеруча генетика һәм үсемлекләр селекциясе белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Проект авыл хуҗалыгы өчен булачак кадрларны мәктәптән үк әзерләүне күздә тота. 2030 елга мондый агротехнологик сыйныфлар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә барлыкка киләчәк», – дип билгеләде ул чыгышында.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров:

–Чүпрәле – авыл хуҗалыгы районы, һәм аның икътисадының киләчәге турыдан-туры яшь авыл хуҗалыгы белгечләренә бәйле. Әлеге сыйныфларда белем алу ул–агропредприятиеләрдә эшләү һәм алга таба районыбызны үстерү мөмкинлеге дә. Проектның беренчеләрдән булып, нәкъ менә безнең районда гамәлгә ашырылуы куанычлы.

Лицей директоры Илназ Кәлимуллин һәркемгә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм яңа сыйныфлар агротехнологияләр, авыл хуҗалыгы белән кызыксынучы талантлы яшьләр өчен “тарту ноктасы” булачагына ышаныч белдерде.

Мәктәп инфраструктурасын яңарту «Чистай» агрохолдингы инвестицияләү бәрабәренә тормышка ашырылган. Алга таба укучыларга экспериментлар һәм лаборатор эшләр өчен заманча химия, физика, биология кабинетлары иң яңа микроскоплар, интерактив панельләр һәм хәтта үз микроклональ лабораторияләре белән җиһазландырылган.

Яңа белем бирү форматының үзенчәлеге практик эшчәнлекне уку процессына интеграцияләүдән гыйбарәт: балалар киләчәктә эшкә урнашырга әзерләнеп, шунда ук теорияне практикада кулланырга өйрәнәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект партнерлары арасында мәктәп укучыларын әзерләүдә актив катнаша торган Казан дәүләт аграр университеты мөһим роль уйный.

Агроклассларның тагын бер өстенлеге–югары уку йортларына керүнең аерым шартлары. Бу сыйныфларны тәмамлаучылар югары уку йортына кергәндә өстәмә баллар алалар, бу исә агрономия һәм биотехнология өлкәсенә уңышлы укырга керү һәм белем алуларын дәвам итү мөмкинлекләрен сизелерлек арттыра.

Проект уникаль чылбыр формалаштыра: мәктәп — югары уку йорты — булачак эш бирүче, юлның һәр этабында талантлы яшь белгечләрнең ярдәмен тәэмин итә. Бу чаралар яшьләрнең аграр секторга кызыксынуын арттырырга, эшче көчләрнең сыйфатын күтәрергә һәм илебезнең азык-төлек сәнәгатен тотрыклы үстерү өчен ышанычлы нигез булдырырга ярдәм итә.


Нет комментариев