Электрон мактау тактасы булдыру турындагы Указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1 майда имзалады. 5 августта исә аның эшли башлавы игълан ителде.
Әлеге проектның нәкъ менә Татарстанда агымдагы елда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында башланып китүе аерым бер әһәмияткә ия.
Электрон мактау тактасын булдыруда 5 меңгә якын эре һәм кече оешма-предприятие катнашкан, 15 меңнән артык хезмәткәрне тәкъдим иткән. Алар арасында хөрмәткә лаек ветераннар, тәҗрибле белгечләр, махсус хәрби операция ветераннары бар. Исемлекне ел саен яңартып торачаклар.
Электрон мактау тактасында Чүпрәле җирлегендә озак еллар төрле өлкәләрдә намуслы хезмәт куйган 74 райондашыбызның да урын алуы зур горурлык. Лаеклыларга шушы көннәрдә махсус таныклыклар да тапшырыла башлады. Тантаналар авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар барышында оештырыла.
Әлбәттә, электрон тактаның мәгънәсе – ел саен яңа лаеклы кешеләрнең исемнәрен күрү. Исемлеккә быел кергән кешене кабат биш елдан гына тәкъдим итеп булачак. Мондый алым һәр хезмәткәрнең эшен гадел бәяләргә һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарын үстерү өчен өлеш керткән кешеләрнең яңа уңышларын күрергә мөмкинлек бирә. Электрон мактау тактасы белән https://gordost.tatar.ru сылтамасы аша танышырга мөмкин.
Нет комментариев