Ел башыннан Чүпрәледә юл-транспорт һәлакәтләрендә биш кеше һәлак булган
Көн вакыйгасы

Ел башыннан Чүпрәледә юл-транспорт һәлакәтләрендә биш кеше һәлак булган

Беренче юл-транспорт вакыйгалары ел башында ук теркәлде.

Үткән атнада район Башкарма комиеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкчелеендә ашыгыч рәвештә комиссия утырышы  үткәрелде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әлеге комиссия утырышында кеше үлеменә китергән соңгы юл-транспорт һәлакәтен тикшерделәр.

Төп мәсьәлә – фаҗигаләрнең кабатлануына ничек юл куймаска. Статистика саннары куркыта, шул ук вакытта гәҗәпләндерә. Ник дигәндә, агымдагы елда юл-транспорт фаҗигаләренә китергән вакыйгалар бер үк урында диярлек булды һәм анда берьюлы икешәр кеше гомере өзелде.

Беренче юл-транспорт вакыйгалары ел башында ук теркәлде. Аның беренчесендә ике кеше, аннан соңгысында бер кеше вафат булды. Һәм менә әлегесе–үткән атнадагысы, тагын шул ук төбәк юл территоиясе һәм тагын фаҗигале вакыйга... Төп доклад белән райондагы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Анатолий Михайлов чыгыш ясады.

 «Цивильск-Ульяновск» автоюлының 134 нче чакрымы (185 метр)... «Черри» автомобилен идарә итүче «Узып китү тыелган»  билгесен игътибарга алмый, куркынычсыз тизлекне сайламый, каршы як полосага чыга һәм  «КИА Сид»автомобиле белән бәрелешә. Соңгысының йөртүчесе шунда ук җан бирә,  «Черри» автомобилен идарә итүче ир-ат алган җәрәхәтләрдән хастатаханәдә вафат була.

Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов белән комиссия вәкилләре алга таба мондый хәлләрнең кабатлануын булдырмас өчен өстәмә чаралар кабул итү турында фикер алыштылар.  Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре, комиссия утырышында әйтелгәнчә: тизлекне арттыру, каршы як полосасына чыгу, арыган хәлдә идарә итү.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов, транспорт чараларын йөртүчеләр арасында да, җәяүлеләр арасында да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча профилактик эшне көчәйтүне киңәш итте. Билгеле, комиссия фаҗига булган урында янә өстәмә чаралар урнаштыру мәсьәләсен дә карады. Әмма, иң мөһим җаваплылык һәркайсыбыздан тора, хөрмәтле райондашлар. Юлда бер-беребезгә игътибарлырак булып, ашыкмыйча йөрсәк иде. Юл хаталарны, ялгышлыкларны гафу итми–шуны онытмыйк!

Белешмә

Ел башыннан Чүпрәле районы территориясендә  7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган һәм 8 кеше яраланган.


Нет комментариев