Чүпрәледә Азизовлар гаиләсе барлыкка килде
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Азизовлар гаиләсе барлыкка килде

Район ЗАГС бүлегендә Анастасия Шихранова һәм Илнур Азизов үз мөнәсәбәтләрен законлы рәсмиләштерделәр.

Районыбызда яңа гаиләнең барлыкка килү датасы символик төсмергә ия: ул Татарстан Республикасы көне һәм Чүпрәле районы оешуга 96 ел тулу алдыннан узды. Яшь парны котларга муниципалитет башлыгы Марат Гафаров, якыннары, хезмәттәшләре, дуслары килде.

Илнур һәм Анастасия өчен бу көн тормышларында яңа адым ясау гына түгел, ә кече Ватанга хөрмәт күрсәтү билгесе дә булды. Алар икесе дә шушы районда туып-үсеп, шунда тәрбияләнеп, белем алган шәхесләр. Югары уку йортларын тәмамлап кайтканнан соң да, яшьләр туган якта хезмәт итү юлын сайлыйлар.

Илнур Фирдис улы Иске Чүпрәле авылыннан.  Ульяновск дәүләт педагогия университетын тәмамлаганнан соң, мөгаллимлек һөнәрен Иске Чүпрәле күппрофильле лицее белән бәйли. Биредә ул тарих һәм җәмгыять белеменнән балаларга белем бирә, моннан тыш, «Үзәкләштерелгән бухгалтерия» бүлегендә системалы администратор эшен башкара. Сөйгәне белән танышулары шунда була.

Анастасия Борисовна Городище авылында туып-үскән.  Ульяновск дәүләт университетын тәмамлаган, икътисадчы белгечлеге алган. Хәзергесе вакытта «Үзәкләштерелгән бухгалтерия»дә икътисад бүлеге башлыгы вазифасын башкара. Шулай ук, Анастасия район тормышында актив катнаша, сайлау участогы әгъзасы буларак, җаваплылык һәм гражданлык позициясе күрсәтә.

Яшьләрне тормышларындагы мөһим адымнары белән Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров котлап, җылы теләкләрен җиткерде.

– Татарстан Республикасы һәм районыбызның туган көне алдыннан сезнең гаиләгезнең теркәлүе аеруча куанычлы вакыйга. Сез киләчәгегезне туган ягыбыз, традицияләр һәм тарихы белән бәйлисез. Гаилә–ул безнең җәмгыятебез, дәүләтебез төзелә торган нигез. Өегез тулы шатлык, куаныч булсын, бәхетле яшәгез, - дип мөрәҗәгать итте Марат Гафаров.

Район башлыгы Илнур белән Анастасиягә никахлашу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Яшь гаиләнең шатлыгын уртаклашырга хезмәт коллективлары вәкилләре дә килгән иде, алар да гаиләләрендә гармония булуын теләделәр. Бәхетле булыгыз Анастасия һәм Илнур!


Нет комментариев