Мөхтәсиб вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп «Җәмигъ» мәчете имам — хатыйбы Гомәр хәзрәт Рәкыйпов билгеләнде.
Бүген, 2026 елның 20 августында, Иске Чүпрәле авылының «Җәмигъ» мәчетендә район башлыгы Марат Гафаров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөферов һәм мәчет имамнары катнашында киңәйтелгән җыелыш узды.
Очрашуда катнашучылар Данир хәзрәт Шәрәфетдиновның 2019 елдан бирле башкарган имам-мөхтәсиб вазифасыннан вәкаләтләрен тапшыру турындагы гаризасын карадылар. Район башлыгы Марат Гафаров аңа озак еллар намуслы хезмәте, дини җәмгыять үсешенә һәм халыкка рухи тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатын, ә Равил хәзрәт Зөферов Татарстан Мөфтиенең Рәхмәт Хатын тапшырды. Ирек Арсланов мөфиятнең спорт өлкәсендәге өлеше өчен ГТО билгесе белән бүләкләде.
Мөхтәсиб вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән Гомәр хәзрәткә «Шаһәдәтнамә» таныклыгы тапшырдылар һәм хезмәтендә уңышлар теләделәр.
Нет комментариев