Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Тимерче алачыгы

Иршат Закиров

“Тимерче”, “тимерче алачыгы”, – болар хәзер инде авыл кешесенең сөйләм теленнән төшеп бара торган борынгы, тарихи сүзләр рәтендә йөри. Күпләр тимерченең ни белән шөгыльләнгәнен дә белми, аның нинди эш кораллары куллануы, бу хезмәттә кешедән ниләр таләп ителүе хакында да хәбәрдар түгел.

Әйе, авыл җиренә дә акрынлап кереп бара торган фәнни-техник прогресс гади тимерченең чиктән тыш авыр хезмәтенә зарурлыкны бетерде. Кирәк булган очракта да, бу һөнәр ияләре хәзер төрле станоклар, җайланмалар куллана, аларның барысы да электр энергиясе белән эшләтелә. 

...Яңа Кәкерле авылындагы “Алга” колхозының тимерче алачыгы машина-трактор паркының бер читендә, ерганакның текә яры буена урнашкан иде. Бик озак еллар авыл тимерчеләре булып олы гәүдәле, типсә тимер өзәрдәй ике бертуган – Зәкиулла һәм Зәйдулла Атауллиннар хезмәт иттеләр.  Икесе дә сабыр холыклы, кешегә тыңлаучан, шул ук вакытта алтын куллы булган бу агайлар авыл халкына күп ярдәм күрсәттеләр. Шуңа да Яңа Кәкерле авылы кешеләре аларны бүген дә өрмәтләп искә ала.

“Алачык” дигәч тә, ул авыл өеннән бераз зуррак, җир идәнле бер сарай иде. Тимерче эшенең нидән гыйбарәт булуын яшь буын укучылар аңласын өчен, алачык эчендәге манзараны искә төшереп үтик.

  Иң төп урынны утын яки күмер белән ягыла торган олы мич биләп тора. Аның учагы өстенә, күмерне сүндерми тотар өчен һава өрдерергә җайланган зур күрек куелган. Нинди дә булса детальне чүкеп ясарга кирәк булганда, тимерче яраклы тимер кисәге эзләп таба һәм аны мичтә йомшарганчы кыздыра. Кайнар мич каршысында күрекне бер өскә, бер аска йөретеп тимер кыздырганда, кызудан һәм бу эшнең гаять авыр авыр булуыннан тимерче шабыр тиргә бата торган иде. Әзерләнмәнең өлгереп җитүен тимерче бары тик тоемлап, тимернең кызару дәрәҗәсенә карап кына чамалый. Бернинди температура үлчәгечләр, башка төрле приборлар, ул чакта, әлбәттә, юк иде. Тимер билгеле бер градуста гына чүкеп эшкәртелер хәлгә җитә. Кыздырып җиткермәү дә, артыгын кыздыру да барлык тырышлыкны юкка чыгарачак. “Тимерне кызуында сугарга кирәк” дигән халык әйтеменең кайдан килеп чыгуы хәзер аңлашыла булса кирәк.

Ниһаять, хәлиткеч минутлар килеп җитә. Дөресрәге, кирәкле эшләнмәнең тиешенчә килеп чыгуы минутларга түгел, хәзер секундларга гына бәйләнгән. Тимерче кызган тимерне кыстыргыч белән күз ачып йомганчы мичтән тартып алып, сандал өстенә китереп сала да чүкеч, кувалда ( зур, авыр чүкеч) ярдәмендә тимер өстендә үзенең тылсымлы хәрәкәтләрен башлый. Сандал – алачык уртасына куелган, агач түмгәккә беркетелгән тигез өслекле шактый зур тимер. Мичтән алынган әзерләнмә суынганчы бик тиз арада  кирәкле әйберне ясап өлгерәсе бар. Чүкеч белән бер дә ялгышмыйча нәкъ тиешле урынга сугу – монысы инде тимерче осталыгына аеруча нык бәйләнгән. Әгәр детальдә тишек булырга тиеш икән, шул арада тишкеч белән анысын да ясап өлгерергә кирәк. 

Тимерче тимер чүкегәндә алачыкта озаграк басып торсаң саңгырау калуың бар – анда шул кадәр көчле тавыш. Тимерче бер минут та буш тора алмый. Механизаторлар чират торып ачкыч, отвертка, кайчы ише инструмент, тимерчелектә ясап була торган трактор, машина җиһазлары эшләтә. Хуҗалыктагы биналарга тупса, ишек келәләре, тоткыч кебек әйберләр гел кирәк булып тора. Авыл халкының да үтенечләре күп – гади кадакка кадәр тимерчедән ясатып алалар иде. Әйткәнемчә, Зәкиулла һәм Зәйдулла абыйлар, ару-талуны, ялны белми, мөрәҗагать итүчеләрнең барысын да кәнагатьләндерергә һәрчак тырыштылар.

 Хәзер авыл җирендә “тимерче” профессиясе юк. Алар урынына слесарь, токарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар килде. Авыл тарихында хөрмәтле тимерчеләр турында якты хәтирә генә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев