“Россельхозцентр” учреждениесенең Татарстан Республикасы филиалы әйдәүче белгече Салават Галимҗанов бакчадагы җиләк-җимешне кышкы саклауга кую турында киңәшләрен бирә.
Кызыл миләшне, гадәттәгечә, беренче җиңел кыраудан соң җыялар – салкын әче сорбин кислотасын тарката, җимешне татлы итә. Кара миләшне сентябрь-октябрь айларында җыярга өлгерергә кирәк, тәлгәшләрне кайчы белән каты салкыннар башланганчы кисеп алырга кирәк.
Кызыл миләш чукларын бәйләм-бәйләм итеп бәйләгез дә салкынча сарайга яки пыялалы балконга асып куегыз — ул шулай кыш уртасына кадәр сакланачак.
Облепиха– үзенең әче һәм майлы структурасы белән дан тота. Облепиханың бер тамчы согын да югалтмас өчен, махсус җайланмалар яки секатор кулланыгыз. Тәҗрибәле бакчачылар еш кына җиләкләр тутырылган ботакларны кисеп, аларны бер сәгатькә суыткыч камерага җибәрәләр. Туңган җимеш җиңелчә шакылдатудан коела, кул хезмәте көчен саклый.
Нет комментариев