Чүпрәледә татлы тамырның уңышы мулдан
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә татлы тамырның уңышы мулдан

“Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгы шикәр чөгендере алуны төгәлләде

Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Бөртекле культураларны урып-җыю белән беррәттән игенче-механизаторлар татлы тамырны казып алуны оешканлык белән дәвам итәләр.

“Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгында шикәр чөгендере 200 гектар мәйданны били. Хуҗалыкта барлык эшләр дә төгәл оештырылган, ккояшлы көннәрдән файдаланып, бер генә минутны да бушка уздырмыйлар механизаторлар. Татлы тамырлар казытып чыгару белән үк шикәр заводына озатылып тора. Шикәр чөгендерен төятүдә механизатор Юрий Мишанкин зур хезмәт куя. Басуда хезмәт куючыларны пешекчеләр Алия Хисаметдинова һәм Алсу Каюмова кайнар ризык белән тәэмин итәләр.

–Һава торышының уңай килүеннән тулысынча файдаланып калырга тырышабыз, татлы тамырларны шикәр заводына көненә 35-40 рейс озатырга өлгерәбез. Безнең өчен бүген иң мөһиме – уңышны югалтуларсыз урнаштыру. Механизатор егетләр тырышлар, аларга рәхмәттән башка сүзем юк,-ди хуҗалык җитәкчесе Равиль Бикчуров.


Нет комментариев