Бу юлысы үзләренең хисләрен махсус хәрби операциядә катнашучы райондашыбыз Леонид Игнашев һәм аның сөйгәне Елена Ахмукова законлаштырды.
Леонид Игнашев– Чуваш Бизнәсе авылы егете. Ул ишле гаиләдә тәрбияләнеп үсә, алты бала булалар алар.
Леонид 2009 елда Зур Аксу урта мәктәбен тәмамлый, 2010 - 2011 елларда РФ Кораллы Көчләрендә армия хезмәте үтә, аннан соң вахта ысулы белән эшли башлый. 2022 елда илебездә өлешчә мобилизация башлангач, Леонид барлык райондашларыбыз кебек үк, махсус хәрби операциягә юл тота. Балачак дусты, сыйныфташы ... белән бүгенгекөнгә кадәр шунда бергә алар. Леонидның туена да бергә кайткан иделәр. Хезмәте вакытында үзен батыр хәрби итеп күрсәткән райондашыбызның бүләкләре дә бихисап.
Сөйгәне Елена Ахмукова – Яңа Уби авылы кызы. Мәктәптән соң, Тәтеш педагогика көллиятен, аннары КНИТУ (КХТИ), 2023 елда исә КФУның читтән торып, юридик факультетын тәмамлаган. 2020 елдан ул Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетында эшли. Еленаның бертуганы Михаил Ахмуков та бүгенге көндә махсус хәрби операциядә өлешчә мобилизация башланганнан бирле хезмәт куя.
Яшь парны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова котладылар. Яшьләргә бәхетле тормыш, гаилә иминлеге теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Яшьләрнең никахлашу чарасы да сайлау көннәренә туры килүе истәлекле булды. Район башлыгы Марат Гафаров бу хакта:
–Илебез сагында шушындый ватанпәрвәр яшьләребез булганда, киләчәгебез һичшиксез якты һәм матур булачак,-дип билгеләде.
Яшь гаилә туй көннәренең шундый атмосферада узуына олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
–Без бик шат һәм бәхетле, һәр гаиләнең тигезлектә, иминлектә яшәүләрен телибез,-диделәр яңа төзелгән Игнашевлар гаиләсе.
Нет комментариев