Николай Ивановичның бар гомере Городище авылында уза.
Гаиләдә алар 10 бала үскәннәр, Николай ага исә иң беренчесе була, шуңа да ул кече яшьтән үк әти-әниләренә ярдәмләшеп, хезмәт тәрбиясе алып үсә. Николай Ивановичның әтисе Иван Николаевич гомер буе колхозда төзүче булып эшләгән, ә әнисе Ольга Степановна колхозда, бригадада төрле эшләр башкарган.
Хөрмәтле ветеран үзенең колхозда мәктәптә укыганда ук, эшли башлавын сөйли, 12 яшендә ул прицепщик хезмәтен башкара. Аннан Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында укып, агроном белгечлеген үзләштерә. Аннан армиядә 3 ел хезмәт итә, хәрби хезмәтен тәмамлагач туган авылына кайта һәм шунда төпләнеп тә кала.
Төрле елларда аңа бригадир, инженер-технолог, баш инженер вазифаларын да башкарырга туры килә, ә 1998 елда исә аңа “Путь Ленина” колхозы рәисе вазифасын йөклиләр. 2003 елда лаеклы ялга китә.
Намуслы хезмәте өчен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, “Кораллы Көчләргә – 90 ел” “Чүпрәле районы оешуга 90 ел" юбилей медальләренә лаек булган.
Тормыш иптәше Клавдия Александровна белән алар биш ул тәрбияләп үстерәләр. Балаларының һәрберсенә ныклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Кызганычка каршы улы Владимирны 23 яшендә югалту кайгысын да кичерә ата кеше.
Бүгенге көндә уллары Виктор һәм Анатолий гаиләләре белән Ульяновск шәһәрендә яшиләр, Александрлары исә туган авылда төпләнеп калган, кече уллары Сергей Иске Чүпрәле авылында яши. Юбилярның гомер көзе бәрәкәтле, аны 11 оныгы һәм 4 оныкчыгы шатлыклары белән сөендереп тора.
Хөрмәтле авыл өлкәнен олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, дуслары, элеккеге хезмәттәшләре, балалары һәм оныклары, туганнары һәм якыннары җыелды. Кунаклар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровтан һәм ТР агросәнәгать комплексы ветераннар советы рәисе Марс Алиевтан Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар, җылы теләкләр юлладылар.
Нет комментариев