2026 елның 1 сентябреннән Россиядә яңа таләпләр үз көченә керә
Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз, күркә, тәвә кош асраучылар аларны исәпкә куярга тиеш. Бу хакта “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова белән сөйләштек.
Кагыйдә 10нан артык кош асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кагыла. Кошларны төркемләп теркәргә кирәк: һәр кош өчен аерым «паспорт» кирәкми, барлык төркемгә гомуми идентификация номеры биреләчәк. Ә инде аннан да азрак кош-корт һәм куяннарны тотучыларга 2029 елга кадәр теркәү дә рөхсәт ителә.
Кошларны исәпкә алу – РФ Хөкүмәтенең 2023 елда кабул ителгән 550 санлы карарын гамәлгә ашыруның соңгы этабы. Элегрәк бу система аша эре терлек, атлар, дуңгызлар, ә 2025 елның 1 сентябреннән куяннар, бал кортлары һәм мехлы җәнлекләр маркировкалаган. Хәзер чират кошларга, шулай ук шәхси хуҗалыкларда асралган дөяләргә һәм боланнарга җитте.
Бу чараның төп максаты – республикада хуҗалыкларның биологик иминлеген тәэмин итү. Исәпкә алу терлекләр санын даими күзәтергә, авыруларны вакытында ачыкларга һәм йогышлы чирләрнең таралуына юл куймаска мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, бу кошчылык продукциясенең сыйфатын һәм кулланучылар өчен куркынычсызлыгын арттыра.
– Терлекләрне исәпкә алуның төп максаты – республикага документсыз, шикле мал-турны кертмәү. Икенчедән – һәр терлек турында мәгълүматлар базасы булдырыла. Бу ветеринария хезмәткәрләренең хезмәтен бермә-бер җиңеләйтә. Моннан тыш, алга таба биркалары булган терлекләрне генә сатарга һәм сатып алырга рөхсәт ителәчәк,-дип аңлата бу уңайдан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамов.–Моның өчен хуҗаларга үзләре яшәгән урындагы ветеринария берләшмәсенә, яисә ветеринария хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү мөһим. Алар «Хорриот» системасына мәгълүмат кертәчәк – бу мал-туар исәбен алуның дәүләт мәгълүмат системасы компоненты. Хуҗа кеше түбәндәге мәгълүматларны тапшырырга тиеш: чебиләр чыгуның якынча вакыты; асрау төре; хуҗа һәм үткәрелгән дәвалау һәм профилактика чаралары турында мәгълүмат. Киләчәктә ветеринария хезмәтенә барлык үзгәрешләр (кош-корт алу, аларның үлүе, хуҗаларының яки кошлар торган урынны алыштыру һ.б.) турында да хәбәр итеп торырга кирәк булачак. Сорауларыгыз булса, район ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Белгечләр барлык нечкәлекләрне аңлатырлар һәм исәпкә алуны дөрес рәсмиләштерү тәртибен күрсәтерләр.
Мәгълүматларны системага кертү процедурасы бушлай. Ләкин хуҗа кеше алдында бер мәҗбүри таләп бар: кошлар торган бинага ныклы такта (табличка) элергә кирәк. Ул һава торышына чыдам булырга һәм анда кошларның төре, токымы, маркировкалау датасы һәм хуҗасы турында һәм башка кирәкле мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.
Күзәтчелек органнары тәүге чорда штраф салырга җыенмый. “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова аңлатуынча, хәзерге вакытта төп максат – аңлату һәм профилактика эшләре. Белгечләр моның ни өчен кирәклеген һәм кош-кортны тиешенчә исәпкә кую тәртибен аңлатачак.
Әмма исәпкә алудан качып йөрүчеләргә киләчәктә тикшерүләр һәм штрафлар яный. Җәза күләме 1000 сумнан башлана.
Дәвам итеп
Район буенча шәхси хуҗалыкларда 70 меңгә якын кош-корт исәпләнә. Бүгенге көнгә шуларның 3 меңгә якыны исәпкә алынган һәм маркировкаланган.
Нет комментариев