Иске Чүпрәле авылында яшәүче Клара Ибраһим кызы Мөхәммәтҗанова 14 яшеннән эшли башлый.
Юбилярны котларга Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов килде. Бүләкләр тапшырып, җылы теләкләр теләп, хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Гомеренең күп өлешен «Сельхозтехника» оешмасына багышлый. Ул анда шиномонтажчы булып эшли. Намуслы хезмәте өчен Мактау тактасында да урын ала. Лаеклы ялга ул 69 яшендә генә чыга.
Клара ханым Иске Чүпрәле авылында туып-үсә. Гаилә йорт-җирен калдырып, шахта якларына китеп урнаша. Анда да Клара апа шахтада–авыр хезмәттә эшли. Аннан янә туган якларга әйләнеп кайтырга туры килә. Клара ханым бүгенге көндә улының гаиләсе, онык-оныкчыклары белән бәхетле картлыгын кичерә.
Шиномонтажчы булып эшләве хакында ул:
“Оешмада 100дән артык транспорт иде. Шуларның барысын да карарга, төзек тотарга кирәк. Тәгәрмәчләрне тәгәрәттем генә...Авыр эштән бервакытта курыкмадым. Штукатур, маляр булып та өстәмә эшләр ала идем. Яшь вакытта көч тә, егәрлек тә, дәрт тә булган шул”,-дип сөйли Клара апа.
Әле дә булса аңа туксанны тутырган димәссең...Олы яшендә булуына карамастан, Клара апа әле дә җилдәй җитез адымнары белән кунакларны каршы алып, озата чыкты, котлаулар өчен рәхмәтләрен әйтте, тагын да очрашулар булсын, дип теләп калды.
Нет комментариев