Райондашыбыз Зәкия Гыйниятулла кызы Идрисовага 90 яшь тулды
Шәхесләр

Райондашыбыз Зәкия Гыйниятулла кызы Идрисовага 90 яшь тулды

Гомеренең һәр көненә шөкер итеп, һәр минутының кадерен белеп яшәүче кешеләр күңелдә соклану уята.

Шушындый өлкән яшьтәге райондашыбыз Зәкия Гыйниятулла кызы Идрисовага 90 яшь тулды. Зәкия апаны юбилее белән район җитәкчелеге: район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авылы җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова тәбрикләде һәм котлау хаты, күчтәнәчләр тапшырды.

Зәкия Гыйниятулла кызы 1936 елда Иске Шәйморза авылында туа. Сугыш елларында– 1943 елда ул мәктәпкә бара, ә 1950 елда җиде сыйныфны тәмамлый. 1952 елда инде ул “ательега”–тегү цехына укучы булып эшкә урнаша. Сайлаган һөнәр юлына мәхәббәте уяныпмы, тегүчелек эшен бик яратып башкара, 1993 елга кадәр «Йолдыз» исемле ательеда эшләп, лаеклы ялга чыга. Хезмәт еллары барышында җитәкчеләрнең, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

1972 елда Зәкия апа авылдашы  Альберт Камал улы Идрисов белән гомер юлын бәйли. Бергәләшеп, өч бала тәрбияләп үстерәләр, тормыш йөген тарталар.

Зәкия апаның балалары да авыл җирен үз иткән шәхесләр. Олы кызы Наилә Иске Шәйморза участок хастаханәсендә эшли,  улы Радик «Борындык элеваторы» җәмгыятендә хезмәт куя, төпчеге Ринат – «Буа электр челтәрләре»ндә.

90 яшендә булса да авыл өлкәне бүгенге көнгә кадәр бер дә тик тормаган, гел хәрәкәттә булуны хуп күрә.

“Бакчага чыккач, адымнары тагын да тизләнеп китә. Киңәшчебез, тергәебез әле ул безнең. Ил яңалыкларын да, район хәбәрләрен дә белә, һәр көнен, эшен изге догадан башлый. Без әнинең догалары белән яшибез”,-дип сөйли кызы Наилә ханым әнисе турында.

–Озын гомернең сере дә–хәрәкәт,- ди бу уңайдан Зәкия апа.–Кешегә шөгыль, эш бик файдалы, чамасын белеп кенә тукланырга кирәк. Үзеңне сакларга, сабыр булырга кирәк. Шатлыкларын да дөрес итеп, борчуларын да сабырлык белән уздырып җибәрә белү мөһим.Тынычта, балаларың янәшәсендә, оныклар сөеп яшәү бик рәхәт.

Зәкия апага укытучыларда булган сабырлык, тыйнаклык, Аналарда булган мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык сыйфатлары хас. Бүгенге тормышына сөенеп яши, үткәннәрне гыйбрәт итеп сөйли ул.


Нет комментариев