Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чокалы авылында яшәүче Назия Хәсәнҗан кызы Сәлахова 95 яшьлек юбилеен билгеләде

Юбилярның 11 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Иске Чокалы авылында яшәүче Назия Хәсәнҗан кызы Сәлахова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбиляр районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухиннан, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдиновтан җылы котлау сүзләрен кабул итте. Кунаклар хөрмәтле ветеранны юбилее белән котладылар, аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.

Назия Хәсәнҗан кызы Яңа Чокалы авылында дөньяга килгән. Әтисен фронтка алып китәләр, алар әнисе белән ялгыз калалар. Күп кенә яшьтәшләре кебек үк, сугыш елларында аңа да җиңел булмый, барысы җиңүне якынайту өчен армый-талмый, таңнан-таңга кадәр эшлиләр. Ул вакытта аңа нинди генә эшләр башкарырга туры килмәгән. Ул ерак елларда ветеран колхозда да, урман әзерләүдә дә эшли.

23 яшендә Иске Чокалы авылыннан Абдуллаҗан Сәлахов белән тормыш корып җибәрә. Булачак ире белән алар утын әзерләгәндә танышалар. Бергә 67 ел гомер кичергәннәр. Назия апа һәм Абдуллаҗан абый икесе дә гомере буе колхозда эшләгәннәр. Назия Хәсәнҗан кызы төрле елларда савымчы һәм бозау караучы булып эшли, шул ук вакытта чөгендер кырында да хезмәт куя.

Тормыш иптәше белән бергә алар дүрт бала үстерәләр, барысына да лаеклы белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.

Бүгенге көндә Назия апаның 11 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар.

Еллар узу белән хөрмәтле ветеран күңел күтәренкелеген югалтмаган, илнең, районның, авылның барлык яңалыклары белән кызыксынып тора, яңалыкларны телевизордан карый, күзлексез укый да әле. Олы яшьтә булуына карамастан, ул үзен бик яхшы хис итә, үз аякларында өй эчендәге эшләрне үз көче белән башкарырга тырыша, хәтере дә бик әйбәт әле аның.

Юбиляр өендә ялгыз яшәсә дә, аңа социаль хезмәткәр Лилия Яфизова һәрдаим ярдәм итә. Юбилярның бер кызы да авылда яши, ул да һәр көн әнисенә янына килеп, хәлләрен белешә, аңа һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырыша, балалары, оныклары әниләрен һәм әбиләрен ялгыз калдырмаска тырышалар, еш кайталар, хуҗалыкта ярдәмләшеп китәләр.

Юбиляр кунакларның килүенә бик шат иде һәм алар турында онытмаулары өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев