Чүпрәледән Марковлар – Татарстанның үрнәк гаиләсе
Шәхесләр

Чүпрәледән Марковлар – Татарстанның үрнәк гаиләсе

Татарстан Республикасы көне алдыннан үрнәк гаиләләрне тантаналы кабул итү чарасы узды

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы, үрнәк гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Чарада 48 гаилә катнашты. Хөрмәтле кунаклар арасында быел Чүпрәледән Марковлар гаиләсе дә бар иде.

Алешкин –Саплык авылында гомер итүче Марковлар гаиләсе — районыбызның горурлыгы, мәхәббәт, үзара хөрмәт, бер-береңә терәк булу һәм тырыш хезмәткә нигезләнгән нык гаиләнең матур үрнәге. Юрий Васильевич һәм Людмила Петровна быел  мөһим гаилә  датасы – бергә яшәүләренең 40 еллыгын билгеләп үтәләр.

Гаилә башлыгы Юрий Васильевич–хезмәт кешесе. Ул «Татавтодор» җәмгыятендә эшли.  Озак еллар дәвамында районыбызның, республиканың  юл инфраструктурасын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Тормыш иптәше  Людмила Петровна исә өч дистә елдан артык Чүпрәле май заводында хезмәт куйган ханым.

Марковлар өчен иң зур байлык – балалары. Алар өч ир- бала тәрбияләп үстергән, һәрберсенә хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, кешеләргә хөрмәт һәм гаилә кыйммәтләрен сеңдергән.

Олы уллары  Владимир–эчке хезмәт подполковнигы. Аның хезмәт биографиясе Чечен Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр белән бәйле.  Бүгенге көндә дә ул тынгысыз  хезмәтен дәвам итә, ныклылык һәм профессиональлек үрнәге булып тора.

Уртанчы уллары Роман –система администраторы, Ульяновск дәүләт техник университетын тәмамлаган. Цифрлаштыру чорында аның хезмәте җәмгыять өчен бик тә актуаль.

Кече уллары  Василий– өлкән лейтенант,  хәрби элемтә академиясен тәмамлаган. Хезмәте белән үрнәк хәрби, Мәскәү шәһәренең  Кызыл мәйдандагы парадларда катнашуга лаек булган райондашларыбызның берсе.  Махсус хәрби операция башлану белән Василий шунда юл тота. Анда үзен батыр хәрби  офицер итеп күрсәтә, I һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләренә, Жуков медаленә, шулай ук «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медаленә лаек була.

Марковларның тормыш юлы һәм гаилә тарихы–мәхәббәт, хөрмәт, хезмәт сөючәнлек һәм гаилә кыйммәтләренә тугрылыкның матур үрнәге булып тора.


Нет комментариев