Чара Дан Аллеясында Геройның бюсты янында узды.
Чарада район җитәкчелеге, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, техникум студентлары катнашты. 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары туган ягын данлаган, шушы мәктәптә укып, белем алган Газинур Хәйруллинның тормышы һәм батырлыгы турында чыгыш әзерләгән иделәр.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов район халкының якташ-героебыз белән горурлануларын билгеләп үтте. Ул чарага килгән укучыларны геройларыбызга тиңләшергә, алардан үрнәк алырга, батыр һәм куркусыз булырга чакырды.
Кем ул Газинур Хәйруллин?
Гап-гади авыл егете. Шуңа күрә дә бик күп малайларның кумиры ул. Иске Чүпрәле авылында туып-үскән Газинур да бала чагында бигрәк тә хоккей уйнарга, чаңгыда йөгерергә ярата. Гаиләдә алар өч бала үсәләр: Румия, Газинур һәи Илдус. Барысының да үз эше була, берсе дә тик утырмый. Газинур яхшы укый, математика фәнен бигрәк тә үз итә. 6 нчы сыйныфта чагында Пионерлар йортындагы авиамодель түгәрәгенә килә. Шуннан авиация белән кызыксынып китә дә инде. Китаплар укырга тотына. Советлар Союзы Герое Алексей Маресьев турындагы китап та кулына эләгә. Бервакыт бөтенләй бәхет елмая: Михаил Девятаев, районга килеп, иске агач клубта очрашу үткәрә. Менә шуннан соң малайларның күбесе авиация училищесына китәргә карар кылалар. Газинур Хәйруллин да Балашов шәһәрендә укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, Витебск шәһәрендә хезмәт итә: Ил-76 кораблендә командир ярдәмчесе була. Аннан Иваново шәһәренә командирлар курсына юллыйлар. Шул ук елны хыялына да ирешә ул, командир була. 1992 елда хәрби хезмәтен тәмамлагач, Татарстанга кайта. 1990 еллар... Ул башта Казан аэропортында хезмәт һәм гражданнар оборонасын саклау буенча инженер булып эшли. Әмма күңел гел күккә тартыла. «Аэростан» һәм башка авиакомпанияләрдә икенче пилот, командир булып эшли. 1995 елның августында Татарстан самолетын «Трансавиа» фирмасы арендага ала. Компаниянең бер базасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан була. Алар Әфганстанга шушы ике дәүләтнең килешүе буенча юл ала. Экипаж аңа кадәр ике рейс ясый. Бернинди каршылыклар да күренми. Өченчесе – соңгысы. Тик соңгысы озаккарак, бер елдан артыкка сузыла, команда әсирлеккә төшә.
Татарстан егетләре Михаил Девятаев батырлыгын кабатлый: Әфганстанда 378 көн әсирлектә булганнан соң, үз самолетларын һавага күтәреп, тоткынлыктан котыла алалар. Бу батырлык легендага әверелде. Аның нигезендә «Кандагар» дип аталган фильм да төшерелде. Әлеге батырлыклары өчен очучыларга Россия Герое исеме бирелә, Газинур Хәйруллин да әлеге олуг исемгә лаек була..
Газинур Хәйруллин тыныч тормышта «Татарстан Геройлары» оешмасын җитәкли. Мәктәп укучылары, курсантлар, студентлар алдында чыгыш ясый, ветераннарга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Туган ягы Чүпрәлегә дә еш кайта, очрашулар оештыра.
Нет комментариев