Чүпрәле районы Татар Төкесе авылыннан Идиятулла Хәсиятулла улы Халитов– тыл хезмәтчәне
Шәхесләр

Чүпрәле районы Татар Төкесе авылыннан Идиятулла Хәсиятулла улы Халитов– тыл хезмәтчәне

Шушы көннәрдә аңа 95 яшь тулды.

Татар Төкесе авылы өлкәне Бөек Ватан сугышы елларының тылдагы авырлыкларын шактый күрә. Идиатулла абый аеруча армия хезмәтен сагынып сөйли. Псков шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсендә десантник булып хезмәт итә ул. Парашюттан да шактый сикерергә туры килә. “Десантник мин”, -ди ул горурланып үзе турында.

Тормыш иптәше белән алар биш балага гомер биргәннәр. Язмыш сынауларсыз узмый: ике улын җирли, тормыш иптәше вафатына да 20 ел вакыт узган. Бүгенге көндә үз йортында улы Сәмиулла белән яши. Кызлары Гөлфәния һәм Нурхания гаиләләре белән Ульяновск шәһәренән кайтып йөриләр. Күршедә генә яшәүче социаль хезмәткәр-шәфкать туташы Люция Идрисовага бик рәхмәтле алар. 

Юбилярның нәсел дәвамчылары–10 оныгы һәм 17 оныкчыгы да бар. Бала-оныклар гомер бәйрәменең төп кунагы булдылар. Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов, Иске Кәкерле авыл җирлеге Башкарма комитеты секретаре Резеда Әһлиуллина һәм Татар Төкесе авылы клубы мөдире Дилүзә Аббазова да килде.


Нет комментариев