Күркәм Яңа ел традициясе балачак хыялларын тормышка ашыру өчен республика халкын янә берләштерә.
"Традиция буенча «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясендә катнашам",-дип язган район башлыгы Марат Гафаров социаль челтәрләрдә.
Район башлыгы Аяз исемле малайның хыялфн тормышка ашырачак. Ул асылмалы кресло-кокон турында хыяллана һәм ул якын арада тормышка ашачак.
Чүпрәле районында акциянең үзәк чарасы 22 декабрьгә планлаштырылган һәм муниципалитет җитәкчеләре катнашында узачак.
Нет комментариев