Чуваш Ишлесе авылында яшәүче Аттиннар умарта да тоталар, сыер да асрыйлар
Көн вакыйгасы

Чуваш Ишлесе авылында яшәүче Аттиннар умарта да тоталар, сыер да асрыйлар

Җитмеш төрле һөнәр хас аларга

Чуваш Ишлесе авылыннан Альбина Вячеславовна һәм Валерий Витальевич Аттиннар гаиләсен авылдашлары тырышлыклары, уңганлыклары өчен хөрмәт итә. Моңа кадәр дә абзар тутырып мал-туар асраган гаилә, дәүләт ярдәменнән файдаланып, терлек санын тагын да арттырырга планлаштырганнар.

— Бу төр субсидия турында авылдашыбыздан, төгәлрәге, җирлек башлыгы Владимир Шумиловтан ишетеп белдек. Ул мини-ферма төзүгә субсидия барлыгын әйтеп, шушы ярдәмнән файдаланырга киңәш бирде.

Әлеге программада катнашуның нечкәлекләре белән танышканнан соң, озак уйлап тормадык, сигез сыерга исәпләнгән мини-ферма төзүгә документлар җыя башладык. Бу яклап район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең ярдәме зур булды, , - ди Валерий Витальевич.

Аттиннар Фото Римма МәүлетоваДокументлар җыеп тапшырганнан соң дәүләт ярдәмен озак көтәргә туры килми. Субсидия алган көнгә аларның үзләренең өч сыерлары һәм берничә таналары була. Сыерлар санын сигезгә җиткерү өчен таналарны да каплатып, бозаулаталар һәм сатып та алалар. Бүген аларның абзарларында сөтлебикәләр саны тугызга җиткән. Сыерлардан тыш, күп итеп яшь бозаулар, кош-корт та асрыйлар, симертүгә япкан биш үгезләре һәм биш яшь бозаулары бар. Әлегә биш сыерлары бозаулаган, хуҗабикә әйтүенчә, тиздән калган сыерлары да бозауларга тиешләр.

Сөтне сөт җыючыларга 20 сумнан тапшыралар. Хуҗабикә сөттән бик тәмле итеп сыр да ясый. Альбина Вячеславовна үзе әйтүенчә, ул ясаган сыр кибетнекеннән натураль булуы белән генә аерыла. Уңган хуҗабикәнең сырларын авылдашлары да, Ульян өлкәсендә яшәүчеләр дә үз итәләр икән. 
Альбина Вячеславовна үзе «Росгосстрах» филиалында да хезмәт куя. Үткән елда «Иң яхшы хезмәткәр» исеменә лаек булган. «Иганәче эшемне дә бик яратам», ди ул.

— Авылда яшәп терлек асрамый мөмкин түгел. Безнең кебек шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән дәүләт программаларының булуы да сөендерә, — диләр Аттиннар.

— Буш вакытларымда умартачылык белән шөгыльләнәм. Бу минем хоббием. Ничек кенә арып кайткан булсам да, вакыт табып, бакчага чыгып, бал кортларын карап торырга яратам. Аларны күзәтеп торган вакытта бар арыганлыкларым, борчуларым онытыла, тынычлап калам, кәефләрем күтәрелә, рухи ял итәм. Әлбәттә, бал кортларын тәрбияләргә вакыт та кирәк, әмма күңел биреп эшләгән эш ялыктырмый,-ди Валерий Витальевич. Хуҗа кеше бу кадәр эш өстенә авылдашларына балта эшләрендә ярдәм итәргә дә өлгерә икән әле — алтын куллы балта остасы, диләр аны.


Нет комментариев