Чүпрәледә төлкеләр күбәйгән: алардан зыян күрүчеләр дә бар
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә төлкеләр күбәйгән: алардан зыян күрүчеләр дә бар

Төлкеләрнең азуы тәмам ахыр чиккә җитте, хәтта алар кешегә дә һөҗүм итә башладылар.

Төлкеләр турында балачакта әкиятләрдән, телевизор экраннарыннан гына күреп, ишетеп белсәк, соңгы елларда аларның кешеләр арасында, авылларда әлегеке чакырылмаган “кунаклар”ның күренүе гадәти хәлгә әйләнә бара.

Үткән атнада шундый очракны район Башкарма комитетында узган киңәшмәдә карадылар. Фаҗигале хәл “Молко-Чүпрәле” җәмгыятенең Яңа Элмәле филиалында була. Кыргый төлке каравылчыга ташлана.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамов әйтүенчә, районда агымдагы елда 200 баш төлкене аулау каралган. Бүгенге көнгә шуның 160сы ауланган. Гамәлдәге законнар нигезендә төлкеләрне авыл эчендә катгый тыела, бу эш читтә, ягъни кырларда башкарылырга тиеш.

–Иң кыены шунда, төлкеләр авылларга кереп “урнашкан”, аларны берничек тә басу-кырларга куып чыгарып булмый. 160 баш төлкене исә басуда, аларның парлашу чорында ату мөмкин булды,-дип сөйли баш ветеринария табибы  Рәсим Низамов.

Райондашларыбыздан еш кына: “Төлкеләр тавыкларымны, казларымны харап иткән, төнлә белән “ташып” бетергән. Тәмам ияләштеләр, кешедән, хәтта, этләрдән дә курыкмыйлар алар”,- дигән сүзләрне дә хаман саен ишетергә туры килә. Иске Чүпрәле авылында яшәүче Хафизовлар гаиләсе исә алардан “гарык” булып беткәннәр.

–Без, Иске Чүпрәле авылының Мәктәп урамында яшибез. Янәшәбездә ташландык йорт бар. Аның тирәсен үлән-агач басып киткән, чистартылмый, караучысы юк. Шунда үткән елларда ук төлке гаиләсе килеп ияләште, ияләште дип әйтү генә дөрес булмас–алар хәзер йорт “хуҗасына” әйләнде. Көндез, кичен чыксаң да “күршеләреңне” күргәндәй буласың, шушы төлкеләр белән очрашырга туры килә. Ике йорт арасында, бәрәңге бакчабызга сукмак ясап бетерделәр, рәхәтләнеп ауныйлар, буразналарны тигезләп бетерәләр. Тавыклар турында әйтмибез дә–аларны “күзләп” кенә торалар. Әмма үзебез дә остардык төлкеләр белән күршедә яшәү рәвешенә. Тавыкларыбызны сарайда тотабыз, саф һавага: корт чүпләргә, яшел үлән ашарга бер-ике сәгатькә чыгарып алабыз да янә кертәбез, кыскасы көтүче кебек уяу–сактабыз. Ишек алдында салып калдырган аяк киемнәребезгә кадәр урлап үз ояларына ташыйлар.. Йортыбызда рәхәтләнеп йөриләр. Балалары бик матур үзләренең, алар үскәнне дә күзәтәбез, чирле генә булмасыннар дип телибез,-диләр Фәридә һәм Нурислам Хафизовлар.

Төлкеләр белән проблема, гомумән, барлык район авылларында күзәтелә. Ташландык йортлар шактый, ә ул төлкеләр ияләшү өчен менә дигән җирлек.

Утырыш барышында әлеге мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамов кыргый төлкеләрнең котыру авыруы чыганагы булырга мөмкинлеген дә искәртте.  Белгәнебезчә, котыру авыруы – хайваннар һәм кеше өчен куркыныч булган вируслы авыру. Профилактиканың бердәнбер нәтиҗәле чарасы –вакцинацияләнү.

Рәсим Низамов бу уңайдан котыру авыруыннан вакцинация уздыруны тәкъдим итте.

–Терлекләргә дә, кешеләргә дә вакцинация бушлай үткәрелә, - диде ул.

Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Мөхәммәтҗанов малларны һәм һәм терлекчелек тармагында хезмәт куючыларны котыру авыруына каршы вакциналауны контрольга алу кирәклеген ассызыклады.

Дәвам итеп

Котыру вирусын кыргый хайваннар: төлкеләр, этләр, бүреләр, шулай ук, ярканатлар, кайбер төр кимерүчеләр тараталар. Вирус тешләү юлы белән яки зарарланган хайванның төкереге аша йога.

Котыру авыруын дәвалау мөмкин түгел. Авыру ачыклаганда хайваннар изоляцияләнә һәм санитария нормалары таләпләренә туры китереп юк ителә. Авырудан саклануның бердәнбер ысулы– вакцинация!


Нет комментариев