Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәленең Дачный бистәсендә “Дуслык” паркы ачылды

Төзекләндерү эшләре  «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында үткәрелде.

Яңа ел алдыннан районыбызның “Дачный” бистәсендә яшәүчеләр өчен яңартылган "Дуслык" парк ачылуы зур бүләк булды. Әлеге хакта паркның ачылышына килгән кунаклар: район башлыгы Марат Гафаров, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет  әгъзасы Дмитрий Второв, «Татмелиорация» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин да билгеләп үттеләр.

–Бу барыбыз өчен дә күптән көтеп алынган вакыйга. Әлеге паркны төзүдә һәм яңартуда турыдан-туры  биредә яшәүчеләрнең дә өлеше бар. Чөнки аның нинди булачагын нәкъ менә сез хәл иттегез һәм шушы пректларның гамәлгә ашуына тавыш бирдегез. Ә архитекторлар исә, күреп торасыз, әлеге идеяләрне бик матур итеп тормышка ашырдылар. Бу агымдагы елда районыбыз халкы өчен ачылган өченче парк. Киләсе елларда да бу юнәлештә эшләрне дәвам итәчәкбез. Планда район үзәгендә халык телендә Приказ елгасы дип йөртелүче территорияне дә төзекләндерү, ямьләндерү тора.  Булдырылган ял итү урыннары, әлеге парк та халкыбыз өчен озак еллар хезмәт итсен, иң яратып йөри торган урыннарның берсенә әйләнсен,  - диде район башлыгы Марат Гафаров паркның ачылышы белән тәбрикләп.

Кунаклар да, үз чиратларында, чүпрәлеләрне бу күркәм вакыйга белән котладылар, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Казанның «Ф-Арт групп» архитекторлары тарафыннан эшләнгән «Дуслык» паркын реконструкцияләүнең йомгаклау проекты агымдагы елның яз айларында  халыкка тәкъдим ителде.  Проект буенча  янә фикер алышканнан соң, төзүчеләр җәй көне парк төзелеше эшләренә керештеләр.  Төзелеш эшләре «Строй Град+ " ҖЧҖ подрядчы оешмасы җитәкчелегендә үтте.

Чыннан да, архитекторлар тырышлыгы белән парк бик матур, олылар һәм яшьләр өчен дә ял итү урыны булып килеп чыккан. Биредә  баскетбол, волейбол, мини-футбол, урам тренажерлары белән аерым зона, балалар мәйданчыгы, мәдәни чаралар үткәрү өчен сәхнә–һәммәсе дә үз урынын тапкан. Проектны тормышка ашыру барышында архитекторлар җәяү йөрү юлларын да уңайлы итеп төзекләндерүгә аерым игътибар биргәннәр.

Гөлшат Шиһапова:

–Без монда яши башлаганда Тынычлык урамы буенча берничә йорт кына бар иде әле. Ике дистә ел эчендә никадәр йорт, социаль-мөһим объектлар калкып чыкты. Ә менә мондый шәһәрнекенә хас парк та барлыкка килер дип, күз алдына да китерү авыр иде. Чөнки монда юлы да булмаган кыр урыны иде.  Ел саен районыбыз үзгәрә, ямьләнә. Шуңа карап, күңелләр  сөенә. Шундый матурлык, уңайлы яшәү шартлары тудырган хөкүмәтебезгә, җитәкчеләргә  һәм төзүчеләргә олы рәхмәт. Чит иллләргә дә йөрисе юк, әкияти матурлык хәзер үзебездә дә бар.

Меньшовлар гаиләсе:

–Безнең гаиләдә кечкенә балалар үсә: улыбыз Михаил һәм кызыбыз Алисә. Әлеге паркның ачылуына без бик шат. Хәзер балалар белән йөрергә, саф һава суларга, хәтта уйнарга да урын бар. Моның өчен биредә барлык шартлар да тудырылган. Рәхмәт барысына да.

Парк ачылышы белән Яңа ел чыршыларындагы утларны кабызуга да старт бирелде. Кыш Бабай һәм Кар Кызы, мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларны  иҗади номерлар белән сөендерделәр.

2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд.сумлык 57 парк һәм сквер төзекләндерелгән, шуларның өчесе Чүпрәле районында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев