Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Украинадагы махсус операция барышында хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган Игорь Аръяхов  белән хушлаштылар

РФ Президенты Указы белән аңа хәрби бүләк игълан ителде.

Бүген, 2022 елның 24 апрелендә Чүпрәле районында Чуваш Чүпрәлесе авылында Украинадагы махсус операция барышында хәрби заданиене үтәгәндә һәлак булган хәрби Игорь Аръяхов  белән хушлаштылар. 
Аны соңгы юлга озатырга туганнары һәм якыннары, район җитәкчеләре, шулай ук , сугыш хәрәкәтләре ветераннары, авыл халкы килгән иде.

Һәлак булган Игорь Аръяхов гаиләсенең кайгысын Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров уртаклашты:
— Бүген без Украинадагы махсус операциядә катнашкан солдат, батыр көрәшче Игорь Аръяховны соңгы юлга озатабыз. Ул үз тормышы бәрабәренә бүгенге генә түгел, киләчәк буынның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәште. Аның тормышы безнең барыбыз өчен дә Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Бүген Людмила Михайловнаның әнисе һәм Игорьның туганнарының кайгысын бернинди сүз белән дә җиңеләйтеп булмый. Без сезнең белән бергә кайгырабыз, мондый ул үстергәнегез өчен Людмила Михайловна рәхмәт сезгә, сез илебезнең чын патриотын тәрбияләгәнсез, без сезнең улыгыз белән горурланабыз. Аның батырлыгы мәңгегә чүпрәлеләрнең йөрәкләрендә калачак. Мәңгелек хәтер!

Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе Төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Украинада махсус операция барышында Татарстан солдатлары һәм офицерлары батырлык күрсәтеп, үз бурычларын үтиләр, дип билгеләп үтте. Алар тынычлыкны үз тормышы бәрабәренә яклыйлар һәм саклыйлар. "Игорь Аръяхов Россия һәм Чүпрәле районы горурлыгы, аның батырлыгы безнең барыбыз өчен дә батырлык үрнәге булачак. Мәңгелек хәтер!» ,- диде ул.
 - Махсус хәрби бурычны үтәгәндә Игорь Аръяхов үзен белемле, батыр, теләсә кайсы вакытта үз иптәшләренә ярдәмгә килергә әзер булган хәрби  буларак күрсәтте. Иптәшләре өчен үрнәк булды. РФ Президенты Указы белән аңа хәрби бүләк игълан ителде. Кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Мәңгелек хәтер!,-диде  Игорь хезмәт иткән хәрби частьтән вәкил Виктор Клеткин.

— Ул чын ир-егет  иде, Ватанын, дәүләтен, үз халкын һәм бу халыкның иреген намус белән һәм лаеклы яклады. Геройга мәңгелек истәлек!- - дип билгеләп үтте Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхвәтуллин.

Кайгы һәм хатирәләр сыйныф җитәкчесе, сыйныфташлары тарафыннан да яңгырады. Алар Игорьне  һәрвакыт ярдәмчел, шат күңелле булуын, яхшы укуын билгеләп үттеләр. «Ул һәрвакыт беренче парта артында утырды, мәктәп чараларында катнашты. Бүген без киләчәккә хыяллары булган шундый яшь егет белән саубуллашабыз. Без аның белән горурланабыз, ул батырларча һәлак булды. Авыр туфрагы җиңел булсын ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә шундый яшь һәм күңелле булып калачак", - диде сыйныф җитәкчесе Валентина Петрова.
Игорь Аръяхов Чабаксар шәһәрендәге Транспорт һәм төзелеш технологияләре техникумын тәмамлаган. Хабаровск өлкәсендә  мотоукчылар бригадасында хезмәт итә.
Игорьга 23 яшь иде. Аның әнисе, сеңлесе, өч абыйсы һәм энесе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев