Ана капиталына–электрон сертификат
Көн вакыйгасы

Ана капиталына–электрон сертификат

Хәзер ана капиталына сертификат автомат рәвештә – гариза кабул итмичә һәм шәхси визитларсыз гына рәсмиләштерелә.

Бала тугач, мәгълүматлар Социаль фондка килә  һәм әзер документ ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

​Сертификатның цифрлы версиясен чыгартып һәм бастырып алырга мөмкин, документның куллану вакыты чикләнмәгән. Сертификатта күрсәтелгән ана капиталы суммасы ел саен 1 февральдә индексацияләнә. Бу очракта документны алмаштырырга  кирәкми: сумма автомат рәвештә үзгәртелә. Капиталның актуаль күләмен яки күпме акча калганлыгын теләсә кайсы вакытта "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша тикшереп була. Чыгарылма онлайн режимда формалаштырыла һәм ата-ананың шәхси кабинетына керә.

"Татарстанда сертификатларны рәсмиләштерүнең проактив форматы 2020 елдан бирле эшли. Гаиләләргә гариза бирергә кирәк түгел, чөнки документ автомат рәвештә формалаша. 2026 елда гына да мондый ысул белән 7174 электрон сертификат бирелгән ", - ди Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатлары булган гражданнар  капитал акчасын Россия Федерациясе территориясендә тиешле лицензиягә ия булган теләсә нинди мәгариф  оешмасына күчерә, шул исәптән шәхси эшмәкәр (ИП) күрсәтә торган белем бирү хезмәтләренә  юнәлтә ала.

Моның өчен шәхси эшмәкәрләрнең белем бирү эшчәнлегенә гамәлдәге лицензиясе булырга, ә Социаль фондка  алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр бәясе төгәл исәпләнгән килешү бирелергә тиеш.

Белешмә

2026 елда ана капиталы беренче балага якынча 728 мең сум тәшкил итә, әгәр элегрәк гаилә сертификат алмаган булса, икенчесенә – 963 мең сум тирәсе. Әгәр ана капиталы беренче балага рәсмиләштерелгән булса, икенче бала туганда, якынча 234 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.

2024 елдан Ана капиталын алу өчен бала да, ата-ана да туу буенча Россия гражданлыгына ия булырга тиеш.

Ана капиталы программасы 2007 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Бу вакыт эчендә түләүдән 15 млн га якын Россия гаиләсе файдаланган. Сертификат бер генә тапкыр бирелә.


Нет комментариев