Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Хөрмәтләүгә лаеклар

Халык мирасы җәүһәрләре

Бу тормышта ул ялгыз түгел

Кече Уби авылында яшәүче Нина Семеновна Терентьева сигез яшеннән олылар белән беррәттән колхоз кырында эшли башлый.

Гөлия Фәизова

“Ике якка олылар баса, уртада безнең ише кечкенә балалар. Шулай кул белән язын иген чәчәбез, урак вакытында көлтә җыябыз. Артка кала башласак, олылар ярдәмгә килә”,-дип сөйләде ул балачагы хакында.

Гаилә күпбалалы була. Ачлык, ялангачлык, тиешле шартлар булмаганлыктан, туганнарының күбесе бала чагында ук вафат булалар. Иң озын гомерлесе дә бүген туганнары арасында –ул.

“Элек бит колхоз эшеннән төрле җирләргә озаталар иде. Кул белән урман да кистек, утын ташыдык, эшләмәгән эш калмады. Бала вакыттагы эшләгәннәрем дә хезмәт стажыма кермәгән, шунысы кызганыч, архив документлар сакланмаган”,-ди ул.

Нина Семеновна гомере буе хезмәттә була, тормышка чыгып карый, әмма ире иртә вафат була. Әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата, балалары да юк. Шулай да ул ялгыз түгел.

Бүгенге көндә аның янына апасының балалары кайтып, килеп йөриләр. “Күрше хакы–Тәңре хакы”, дип көн тудымы, күршеләре кереп җитә. Гомумән, Нина апа яши торган урам халкы бик дус һәм тату.

Нина Семеновнаның юбилее уңаеннан да апасының балалары, тирә-күршеләре мул табыннар артына җыелган иделәр. Бу урында юбилярның үзенең дә туганнары янына  Мәскәү, Ленинградка кадәр барып кунак булып кайтуын әйтергә кирәк.

Олы бәйрәме 90 яшьлеге хөрмәтенә җитәкчеләр дә котлады авыл өлкәнен. Район башлыгы Алексей Ярухин һәм җирлек башлыгы Александр Ярухин исәнлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Бер-берсенә терәк булып яшиләр

Үткән атнада Зур Чынлы авылында яшәүче Лена Юсуп кызы Камалетдинова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Римма Мәүлетова

Лена Юсуп кызының балачагы авыр елларда үтә. Ул сигез балалы гаиләдә, икенче бала булып, туа. Юбиляр гомере буе туган колхозында, фермада эшли, төрле елларда аңа дуңгызлар, сарыклар карарга, үстерергә туры килә. Җәй көне колхоз кырларында шикәр чөгендере эшкәртә. Соңгы елларда исә колхоз бакчасында эшли.

Авылдашы, күршесе Мансур абый белән тормыш коралар алар. Мансур абый да озак еллар колхозда эшли, бензовоз йөртә.

Кызганычка каршы, Лена апа белән Мансур абыйның балалары булмый. «Әмма беркайчан да ялгызлык сизмәдек, икебезнең дә туганнарыбыз күп», ди Лена апа. Туганнары аларга  һәрдаим ярдәм итәләр. Лена апа һәр ел  казлар, үрдәкләр, чебиләр үстергән.

- Картая башладык ахры, былтыр казлар сатып алмадык, тавыклар гына бар хәзер, - ди Лена апа.

Тыл ветеранының хәтере бик әйбәт, ул үткәннәрне бик яхшы хәтерли.  Ипине кибеттән сатып алмыйлар икән, Лена апа  камыр куеп, ипиләрне өйдә салам, ди.

- Быел кар бик күп булды. Мансур көн дә чыгып кар чистартты, мин өйдәге эшләрне тәмамлап, өстәл әзерләп аны көтеп торам. Йортта, турыда озаккарак тоткарланса янына чыгып керәм. Менә шулай бер-беребезгә терәк булып яшибез инде,-ди Лена апа.

Шаянлыкларын югалтмага әлеге искиткеч парга тагын озак еллар бергә, сәламәт булып яшәсеннәр дип телисе килә.

Яшь барса барсын, иң мөһиме күңелләр унҗидесендә калсын!

Үзвакытында хезмәтләре белән дан тоткан, балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, ил, район үсешенә өлеш керткән өлкәннәр - районда иң хөрмәтле кешеләр

 Яңа Чүпрәле авылында яшәүче озын гомерле  өлкәннәребезнең  берсе  - Хәния Зиннәт кызы Яхиева. Хөрмәтле өлкәнне котларга район башлыгы Марат Гафаров килде.

Олы, мул табын артына барлык балалары, онык- оныкчылары җыелды.

Гаиләсе  ишле икән юбилярның. Тормыш иптәше Абдулбарие белән алар биш балага гомер биргәннәр, балалары аларга 10 бүләк иткән, 10 онык исә тагын 10 оныкчык белән куандырган. Менә шулай -  табын артында алар үзләре генә дә 25әү!

Хәния әбинең  хезмәт юлы колхозда, ашханәдә узган. 40 елдан артык ул аш-су әзерләгән. Абдулбарие да колхозда эшләгән. Икесе дә шушы җирдән, шушы туфрактан, читкә китеп бәхет эзләп йөрмәгәннәр, бар булганына шөкер итеп кендек каннары тамган җирдә яшәгәннәр.

Хәния әбинең бүгенге көндә пар канаты инде гүр иясе, төп нигезендә ул кызы белән яши. Татар-хатын-кызларына гына хас булган оялчанлык, сабырлык белән, елмаеп, сорашканга җавап итеп кенә үткәннәре хакында сөйләде.

Әтисез, ятим үскән. Шуңа карамастан да, күңелендәге игелекнең бер тамчысына да зарар китермәгән. Килгән кунакларга да, үзен олылаган бала-оныкларына да олы рәхмәтләрен укыды Хәния әби.

–Сез бик бәхетле. Туксан яшькә җитү - олы вакыйга, һәркемгә дә насыйп булмый. Яныгызда сезне яратучы якыннарыгыз бар. Шушы мизгелләрегез дә озын гомерле булсын,-диде Марат Гафаров, юбилярны котлап.

Хәния апаның дүрт баласы Яңа Чүпрәледә гомер итәләр, бер улы Ульяновск шәһәрендә яши.

Олы юбилей бәйрәмен исә Хәния апа улы Җәмилендә кунакта вакытында каршылады. 

- Әни безнең авыз эче тулы кан булса да төкерми торган, зарлануны белмәгән кеше. Күпкатлы  йортта ящи идек. Атна ахыры исә балалар белән төп йортка чыгабыз. Өй тулы кеше. Әни мунча яга. Бер-бер артлы барыбыз да юынабыз. Үзенә юынырга җылы су кала идеме икән, дип уйлыйм хәзер,-дип кайнанасының олы йөрәклелеге турында сөйләде килене Гөлинә апа.

Күңеле шундый киң, олы булганга Аллаһы Тәгалә Хания әбине озын гомер белән бүләкләгәндер дә. Әнисе һәм әбисе дә озынгомерлеләр булганнар - 96 һәм 103 яшьләренә җитеп, бакыйлыкка күчкәннәр.

Хания апа үзе исә яше турында: «Яшь барса да, күңел  һаман 17дә», диде көлеп.

Бәхетле картлык

Үзенең 95 яшькә җитүен олы бәхет, дип саный Югары Каракитә авылында яшәүче Бибихасәнә әби Санатуллова.

Бер гасыр диярлек гомер бәйрәме уңаеннан юбилярга котлау хаты Россия Президенты Владимир Путиннан килеп иреште. Әлеге котлауларны һәм бүләкләрне аңа район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов тапшырдылар.

Бибихасәнә әбинең шулвакыт күңелендә  биш ел элек булган хатирәләр  яңарды.

–Җирлек башлыгы булып билгеләнгәч,  Рәфикъ Мансур улы районнан килгән кунаклар белән, мине  90 яшьлегем белән тәбрикләгән иде. Аңа да 5 ел  узды, менә  95кә дә җиттем. Гомер ничек тиз уза!-диде.

Ә гомер дигәнең, чыннан да кай арада узган, диген. - Картлык инде, нишлисең, яшьлек, үткәннәр онытылмый. Безнең буын авырлыкларны күп күрде. Югалтулар да күп булды,-дип сөйләп китте Бибихасәнә әби.

Күпбалалы гаиләдә туа ул. Абыйлары сугышка китәләр, аннан яраланып кайталар. Гаиләдә калган хатын-кызлар ир-ат эшен дә башкаралар, колхозда эшлиләр, ачтан үлмәс өчен черек бәрәңгесен дә киптерәләр, кычыткан ашын да ашыйлар.

Бибихасәнә әби Алимҗан исемле авыл егетенә тормышка чыга. Фермада, колхозда бергә эшлиләр, алты бала үстерәләр.

–Пенсиягә колхоздан, медаль алып чыктым,-ди горурланып юбиляр. –Хәзер тормышлар яхшы, бөтен нәрсә бар, яшәүләре бик рәхәт. Кызларым кайтып йөриләр, тагын нәрсә кирәк?!

Бибихасәнә әби бүгенге көндә улы Камил янәшәсендә бәхетле картлыгын кичерә.

 

Яшь барса барсын, иң мөһиме күңелләр унҗидесендә калсын!

Үзвакытында хезмәтләре белән дан тоткан, балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән, ил, район үсешенә өлеш керткән өлкәннәр - районда иң хөрмәтле кешеләр

 Яңа Чүпрәле авылында яшәүче озын гомерле  өлкәннәребезнең  берсе  - Хәния Зиннәт кызы Яхиева. Хөрмәтле өлкәнне котларга район башлыгы Марат Гафаров килде.

Олы, мул табын артына барлык балалары, онык- оныкчылары җыелды.

Гаиләсе  ишле икән юбилярның. Тормыш иптәше Абдулбарие белән алар биш балага гомер биргәннәр, балалары аларга 10 бүләк иткән, 10 онык исә тагын 10 оныкчык белән куандырган. Менә шулай -  табын артында алар үзләре генә дә 25әү!

Хәния әбинең  хезмәт юлы колхозда, ашханәдә узган. 40 елдан артык ул аш-су әзерләгән. Абдулбарие да колхозда эшләгән. Икесе дә шушы җирдән, шушы туфрактан, читкә китеп бәхет эзләп йөрмәгәннәр, бар булганына шөкер итеп кендек каннары тамган җирдә яшәгәннәр.

Хәния әбинең бүгенге көндә пар канаты инде гүр иясе, төп нигезендә ул кызы белән яши. Татар-хатын-кызларына гына хас булган оялчанлык, сабырлык белән, елмаеп, сорашканга җавап итеп кенә үткәннәре хакында сөйләде.

Әтисез, ятим үскән. Шуңа карамастан да, күңелендәге игелекнең бер тамчысына да зарар китермәгән. Килгән кунакларга да, үзен олылаган бала-оныкларына да олы рәхмәтләрен укыды Хәния әби.

–Сез бик бәхетле. Туксан яшькә җитү - олы вакыйга, һәркемгә дә насыйп булмый. Яныгызда сезне яратучы якыннарыгыз бар. Шушы мизгелләрегез дә озын гомерле булсын,-диде Марат Гафаров, юбилярны котлап.

Хәния апаның дүрт баласы Яңа Чүпрәледә гомер итәләр, бер улы Ульяновск шәһәрендә яши.

Олы юбилей бәйрәмен исә Хәния апа улы Җәмилендә кунакта вакытында каршылады. 

- Әни безнең авыз эче тулы кан булса да төкерми торган, зарлануны белмәгән кеше. Күпкатлы  йортта ящи идек. Атна ахыры исә балалар белән төп йортка чыгабыз. Өй тулы кеше. Әни мунча яга. Бер-бер артлы барыбыз да юынабыз. Үзенә юынырга җылы су кала идеме икән, дип уйлыйм хәзер,-дип кайнанасының олы йөрәклелеге турында сөйләде килене Гөлинә апа.

Күңеле шундый киң, олы булганга Аллаһы Тәгалә Хания әбине озын гомер белән бүләкләгәндер дә. Әнисе һәм әбисе дә озынгомерлеләр булганнар - 96 һәм 103 яшьләренә җитеп, бакыйлыкка күчкәннәр.

Хания апа үзе исә яше турында: «Яшь барса да, күңел  һаман 17дә», диде көлеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев