Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хезмәт ветераны Шәмсия

Айрат Җәлалов Шәмсия Рәхимованы 90 яшьлеге белән котлады.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов Шәмсия Рәхимованы 90 яшьлеге белән котлады.

Шәмсия Рәхимова үзенең хезмәт эшчәнлеген җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң башлый. Ул техник хезмәткәр булып шушы ук мәктәптә хезмәт итәргә алына. Шуннан ук лаеклы ялга да чыга.

Тормышы гел җиңеллекләрдән генә тормый. Бөек Ватан сугышы бала чагына туры килә. Ни генә күрсә дә аның көчле рухы һәм тәвәккәллеге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. 1965 елда Шамсия Фоат исемле егеткә кияүгә чыга һәм алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Бүген Шәмсия Рәхимова Иске Шәйморза авылында улы Фәрит тәрбиясендә яши. Үзенең тырышлыгы өчен ул «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев