Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Тел, милләт сагында: Рәмис Сафинга 60 яшь

Рәмис Сафинга багышлап язылган поэма

Хөрмәтле “Туган ягым!”

Күптән түгел, Ульяновск өлкәсенең киң җәмәгатьчелеге Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафинның 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Рәмис Фарук улы Сафин–Ульяновск өлкәсендә 35 елдан бирле татарча “Чишмә”, аннан соң ТНВ тапшыруларын җитәкләп, алып бара. Ул төбәгебездә яшәүчеләрне генә түгел, ә Чүпрәле районыннан килеп, биредә төпләнеп калган меңнәрчә якташларыбызның фидакарь хезмәтен, яшәешен, тормыш-көнкүрешен, мәдәни-сәнгати казанышларын яктырткан, шулай ук, Чүпрәле районында узган чаралардан да тапшырулар әзерли. Күркәм юбилее уңаеннан Рәмис Сафинга багышлап язылган поэманың бер өзеген райондашларыма да тәкъдим итәсем килә.

Сәгыйть Бәдретдинов, СССР, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Ульяновск-Ишеевка-Зур Чынлы.

Татар нуры

(Поэмадан өзек)

1989 ел көзе...

Ленин Мемориал үзәге.

Гайрәт чәчә ике йөзләп кеше,

Ургылгандай Идел үзәне.

Корылтае бара “Туган тел”нең,

Һәрбер вәкил–дәртле, зыялы,

Ирек даулый, телгә хөрлек даулый,

Бар да гүя, хаклы, кыялы.

Алгы рәттә, залның сул читендә,

Бер яшь егет, мәшгуль утыра:

Тез өстендә, кәгазь битләренә

Язып-сызып нидер тутыра.

Аңа берәү салган игътибарын,

Күршесеннән сорый сак кына:

“Кем икән, ди, бик мөлаем егет?”-

Ишетелерлек итеп чак кына.

“Күрмәдеңме, зәңгәр экраныңда?-

“Чишмә”не бит нәкъ шул җитәкли,

Тылсымчыдай, нәфис теле белән

Сүлпән йөрәкләрне җегәрли”.

Чәршәмбе көн “Чишмә” тапшыруы

Корылтайның эшен яктыртты.

“Теге” егет, хакыйкатьне ачып,

Ярсу йөрәкләрне бастыртты.

Алга сөрде һәрбер эфир саен,

Тәкьрарлады ачык фикерен:

“Толерантлы, сабыр булыйк,-диде,

Тәфсир кылып, изге зикерен.

Яулау язмас ызгыш-талаштан аша,

Татулыкны, дуслык, хөрлекне,

Киләчәккә өмет, нур сибәсе

Таркау белмәс кыю берлекне.

Илгә килә үзгәрешләр, диеп,

Үткәннәрне салып, таптатмыйк,

Горур тарих, олуг шәхесләрне,

Яманатлар белән тапламыйк”.

Шулай диде. Бу тәгъбире аның

Бер кат түгел, бик еш әйтелде,

Манарадан азан яңгырагандай,

Бәгырьләргә төшеп бәрелде...

“Чишмә”, “Чишмә!”

Өрә-өрә чаткылардан ялкын,

Күпме сүнәр учак дөрләттең!

Сембер җирен җырга-моңга төрдең,

Йөрәкләрдә яшьлек гөрләттең!

Дәрья-диңгез хасил итәр сыман,

Ургып актың, гаярь көч алдың,

Идел буе татар рухы иңгән

Миллионлаган халкың кочалдың.

Шушы бәхет Ходай кодрәтеме,

Мишәрләрнең микән теләге?

Ни булса да, алтын хәзинәбез,

Татар нуры Рәмис Сафин–

Казан биргән Балтай бүләге...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев