«Таван ен» — туган яклы булып: баш редактор урынбасары Таисия Игнатъеваның күркәм юбилее
Таисия Петровна тырышлыгы бәрабәренә бик тиз эшкә өйрәнде
Моннан 40 ел элек, типография җитәкчесе булып эшләгән чорда, бүлмәмә яшь кенә ханым килеп кергән иде. Тыйнаклыгы һәм сабырлыгы кыяфәтенә чыккан бу ханым эш эзли булып чыкты. Матак авылы егете Валерий Игнатьев белән тормыш корып, районга килеп урнашулары икән...
—Безнең эштә телләр белү мөһим бит. Типография хезмәткәренә универсаль булу кирәк. Бүген хәреф җыючы булсаң, иртәгә —тәрҗемәчесең, — дип аңлаткан идем бер сүз татарча белмәгән Таисия Петровнага Әйтерсең лә, киләчәкне күзаллаганмын...
Таисия Петровна тырышлыгы бәрабәренә бик тиз эшкә өйрәнде. Татар телен дә тиз арада үзләштерде.
2001 елда исә типографиядән редакциягә күчте. Монда аңа тагы да җаваплырак вазифа — тәрҗемәче эше йөкләнде. Чуваш мәктәбендә укыган һәм көнкүрештә күбрәк үз ана телендә аралашкан Таисия Петровнага язмаларны татар теленнән тәрҗемә итү, әлбәттә, башлап җиңел бирелмәде. Әмма хезмәт сөючәнлеге һәм үз эшенә җаваплы каравы аркасында ул бу һөнәрне дә тиз үзләштерде.
7 ел эшләгәннән соң ул баш мөхәррирнең дубляж буенча урынбасары итеп билгеләнде. Редакциядә эшләгән кеше генә бу хезмәтнең никадәр катлаулы һәм күпкырлы булуын белә. Монда тәрҗемә генә түгел, ә тулы бер чуваш телле газета чыгару җаваплылыгы йөкләнә.
Таисия Игнатьеваны райондашлар, газета укучылар, коллективта да намуслы эше, профессиональ сыйфатлары, ихласлыгы, авыр минутларда ярдәмгә килүе өчен хөрмәт итәләр. Сер түгел, бүгенге көндә тел белгечләрен табуы бик кыен, бигрәк тә милли телләр белүчеләрне. Таисия Петровнага да күрше Буа районының «Ялав» («Байрак») газетасын да чыгарырга туры килгәли. Чөнки Буа кадәр Буада редактор урынбасарын алмаштыра алырлык редакция эшен, чуваш телен белүче юк.
— «Милләтне тел саклый», диләр. Үз туган телебезне саклауга күпмедер өлешем керә икән — мин бик шатмын,-ди.
Таисия Петровна. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәт күренә, әлбәттә. Язмам герое да Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, «Татмедиа» республика агентлыгының, район хакимиятенең, чуваш милли — мәдәни үзәгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхес.
Тормыш иптәше Валерий Николаевич күркәм тормыш юлы узып, кызлары Надежданы тәрбияләп үстерделәр, аңа лаеклы югары белем бирделәр.
Кызганыч, гомер юлында ул пар канатын югалту хәсрәтен дә күрде. Ничек кенә авыр булмасын, сабырлыгын җыеп, тормыш сөючәнлеген югалтмады.
Үз чиратымда, Таисия Петровна кебек кешеләр тупланган коллективта эшләвем белән горурлауымны да әйтәсем килә.
Рәшит Фәтхуллов, матбугат ветераны.
Хөрмәтле Таисия Петровна!
Сезне чын күңелдән юбилейлы туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек һәм озын гомер, якты, матур тормыш көннәре телибез.
Күңелегездә иҗатка булган мәхәббәтегез беркайчан да саекмасын, яраткан хезмәтегездән көч һәм энергия алып, газета укучыларыбызны алда да сөендереп эшләргә, яшәргә язсын.
Алтмыш яшьне син күп димә,
Алтмыш—ул матур чагың!
Дөнья ямен, гүзәллеген күреп,
Гөрләтеп яшә тагын!
Иң изге теләкләр белән редакция коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев