Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Татарстанның халык артисты ИлСаф: “Туган җирдән көч алам”

Якташыбыз 60 яшьлек юбилеен билгели

Халык күңеленә “Әбиләр чуагы”, “Кыр казлары” җырлары белән кергән Яңа Кәкерле авылы егете Илсур Сафинның зур сәхнәләргә юлы авыл клубыннан башлана. Күренекле артистның туган көне дә үзенчәлекле 1966 елның 9 мае!

Һаман сәхнәгә омтылган улларына әти-әни: “Җырлап йөрү – юньле эш түгел, һөнәр ал”, диләр. Аларның теләген аяк астына салмыйча Илсур Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә,  инженер-механик  белгечлеге ала.

Авыл тормышының эчендә кайнаганга озын буйлы, нык булып җитешкән егетне хәрби хезмәткә дә  Диңгез флотына алалар. Өч ел диңгез киңлекләрен аркылыга-буйга кичә ул. Җырлый-җырлый кичә.

Аннан кайткач Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшли башлый. Олы сәхнәләрне яулавы да шул елларга туры килә аның. Төрле җыр бәйгеләрендә катнашулар,  “Татар җыры”, "Урмай моңы" фестивальләре якташыбызга танылу китерә.

 Һәм Татар Дәүләт филармониясе... Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина төркемендә җырлый башлау... Ә беркүпмедән инде Илсур үз төркемен булдыра һәм халык күңелендә ИлСаф буларак үз урынын яулый.

Ул выкытлардан соң күп еллар үткән, бик күп эшләр, йөзләгән җырлар башкарылган, меңләгән концертлар куелган, дистәләгән альбомнар дөнья күргән... Ә язмыш дигәнең җырчыларны да аямый –үз сынауларын куя. Шул сынауларын барышында якташыбыз якыннарын да югалта. Әмма ничек кенә сынатмаска, якташыбыз тамашачы яраткан, хөрмәт иткән, концертын карарга заллар тутырып килгән ИлСаф булып кала! Инде алтынчы дистәне тутырып килгән  мизгелләрдә дә халкыбыз аны гади, эчкерсез  булуы  өчен ярата.

ИлСафның үзенчәлекле якларының тагын берсе – аның туган ягына, туып-үскән нигезенә мәхәббәте. Район күләмендә үткәрелгән төрле чараларның еш кунагы ул. Социаль челтәрләрдәге фото, видеоязмаларыннан да әти-әнисе йортын карап тотуын да беләбез.

Бу хакта ул үзе: “Туган җирем, халкым мине күтәрде, шәхес итте, Чүпрәлемә рәхмәтлемен”,ди.

“Әти 56 яшендә вафат булды, аннан бертуганымны җирләдек. Зарлану белмәгән әнине яман чир алып китте, кызымны югалттым... Шушы авырлыкларны җиңәргә көчне Аллаһ Тәгалә, туган җир бирде”, ди җырчы.

 Үзенә хас тавышы, моңы булган ИлСаф: “Репертуар сайлаганда бик игътибарлы булырга тырышам, ди .–Чөнки җырчы тамашачы күңеленә үзенең җыры аша кереп кала, җыры аша танылу таба”.

Үзенең юбилейлы гомер бәйрәмен якташыбыз туган ягы–Чүпрәледә, зур тормышка канат куйган район мәдәният йорты сәхнәсендә каршы алырга җыена. Зур тамаша чарасы,  ИлСафның иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре белән бергә, 21 майда узачак.

“Җырчыны – җыр, җырны – җырчы данлый”, диләр. Якташыбызга алга таба да күңелгә кереп калырдай җырлар яңгыратуын, ә репертуарының исә аңа булган халкыбыз мәхәббәтенең  тагын да артуга китерүен телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев