Район башлыгы Марат Гафаров алты, җиде дистә ел бергә гомер иткән парларны котлады
Гаилә нигезе—татулык
Шундый парларның берсе — Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Никифоровлар. Әлеге гаилә районыбызда иң өлкәннәрдән берсе— өйләнешкәннәренә 70 ел! булган.
70 ел бергә яшәү русча «благодатная свадьба» дип атала. Бу сүзнең татарчага тәрҗемәсе рәхәтлек, куаныч, иркенлек, бәрәкәт, муллык, байлык дигәнне аңлата. 70 ел бергә алар бер-берсенә терәк булып, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәп, биш бала үстергәннәр.
Александр Александрович Никифоров XXII партсъезд исемендәге колхозда күп еллар шофер булып эшләгән, җаваплы һәм хезмәт сөючән кеше буларак абруй казанган. Грамоталар белән бүләкләнгән, шулай ук, авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында да һәрвакыт катнашкан.
Тормыш иптәше Юлия Александровна да гомере буе колхоз эшендә булган, кышын фермада, ә җәен исә— чөгендер, яшелчә басуында «бил бөккән».
Гаиләләренә исә нигез 1954 елда салына. Шул елдан бүгенге көнгә кадәр булган вакыт эчендә йорт җиткезәләр, балалар үстерәләр, һәркайсын югары белемле итәргә тырышалар алар. Балаларының һәркайсы дәрәҗәле урыннар билиләр, үзләре дә әби-бабайлар булып җитешкәннәр. Әйтергә кирәк, Никифировларның дүрт уллары да Совет Армиясендә хезмәт иткән, икесе — Әфганстанда. Бүгенге көндә өлкән Никифоровлар уллары Сергей һәм киленнәре Елена карамагында яшиләр.
Тагын бер искиткеч гаилә—Лухмановлар Зур Аксу авылында гомер итә.
Моннн 60 ел элек Виктор Павлович булачак тормыш иптәшен очраклы гына очрата. Мария Степановна ерак Новгород якларыннан Чүпрәлегә юллама белән килә. Район мәгариф бүлегенә килеп кергәч, Виктор Павловичны күрә. Кичке якта килеп төшкән яшь кызның ни танышы, ни кунарга урыны булмый. Виктор Павлович аны үз өенә алып кайта. Һәм шуннан соң алар аерылымый яшиләр, хезмәт итәләр.
Виктор Павловичның мәгариф өлкәсендәге гомуми стажы 50 елга якын. Гади укытучыдан башлап директор урынбасары, мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын биләгән ул, хәтта колхоз рәисе булып та торган. Халык депутаты булып сайланган, «Почет Билгесе» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен», «В. И. Ленинның тууына 100 ел» медальләре иясе. Ә аңа бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт Хатларының исәбе дә юк.
Тормыш иптәше Мария Степановна да 30 елдан артык биология һәм химия фәннәре буенча балаларга белем бирә, «Өлкән укытучы» исеменә лаек.
Хезмәт ветераннары бүген лаеклы ялларында бала-оныклары, нәсел дәвамчыларының куанычларын уртаклашып гомер итәләр. Аларның балалары әти-әниләре хезмәтенә тугрылык саклап, мәгариф өлкәсен сайлыйлар. Кызлары Антонина, Надежда районда яшәп, мәктәптә хезмәт куялар, уллары Валерий Викторовичны да тармак технологияләре техникумында хөрмәтле шәхес буларак һәркем белә.
Виктор Павлович белән Мария Степановна бәхетле әби һәм бабай— 11 оныклары һәм 8 оныкчыклары бар.
—Бергә кичергән кайгы-шатлыклар мөнәсәбәтләрне ныгыта. Тату яшәүнең иң мөһим кагыйдәсе — сабыр булу. Сүзгә килгәндә дәшми калу. Бер-береңнең кадерен белеп яшәүгә берни җитми! Хезмәт белән мәшгуль булу да —гаилә ныклыгының төп нигезе.
Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган гаилә парларын район башлыгы Марат Гафаров күркәм юбилейлы даталары белән котлап, исәнлек, бәхетле гомерләр теләде, бүләкләр тапшырды.
—Сез безнең, яшьләр өчен "Гаилә"дигән төшенчәнең асылын тәшкил итүчеләр. Гаиләнең нинди булырга кирәклеген яшәвегез белән дәлиллисез,-диде Марат Гафаров әлеге гаиләләрнең өйләрендә булганда.
Моннан тыш, район башлыгы Чуваш Чүпрәлесе авылында 12 бала тәрбияләп үстергән Николай Ильич һәм Нина Ивановна Храмовлар гаиләсен дә тәбрикләде. Николай Ильич күптән түгел 90 яшен билгеләп үтте, газетабызның үткән саннарында гаилә башлыгы хакында язган идек.
Белешмә
Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бәйрәмнең билгесе —ромашка чәчәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев