Онык, оныкчыкларга бай ханым
Елена Григорьева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Алешкин-Саплык авылында күп балалы гаиләдә туып үсә.
1941 елда гаилә башлыгын һәм абыйларын фронтка алалар. Бер елдан соң әтисе сугыштан яраланып кайта һәм вафат була. 14 яшендә Елена Тимофеевна Калинин колхозында сыерлар саварга алына.
20 яшендә исә авылдашы Иванга кияүгә чыга һәм аңа 8 бала бүләк итә. Ире белән бергә тормышны төпиән җигелеп тарткан Елена апа колхозда да 60 яшенә кадәр эшли. Билгеле намуслы, тырыш хезмәт эзсез калмый - аны хезмәт ветераны итә.
Юбилее уңаеннан да Елена Тимофеевнаны күрергә мәртәбәле кунаклар килде. хөрмәтенә кунакка Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин хезмәте өчен рәхмәт белдерде, туган көне белән котлады. Алешкин - Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев та котлау сүзләренә кушылды һәм юбилярга ныклы сәламәтлек теләде.
Юбилярның кызы Мария Никишкина әнисенең үзләре өчен үрнәк булуын, авырлыкларны җиңә белүен әйтте.
Хәзерге вакытта Елена Тимофеевна Яңа Шигали авылында, кече кызында яши. Ул элеккегечә җырларга ярата һәм 18 оныгы һәм 22 оныкчыгы белән аралашудан ләззәт таба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев