Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ольга Борисовна Макарова Яңа Элмәле авыл җирлегендә ике дистә ел сәркәтип булып эшли

Әлеге вазифага ул сәүдә өлкәсеннән килгән.

Һәр эшнең җаен, асылын аңлап эшләргә тырышучы ханым, җирле үзидарә системасына да бик тиз кереп китә.

Әйтергә кирәк, Ольга Борисовна өченче буын шушы хезмәт юлын дәвам итүче булып тора. Әнисе ягыннан бабасы Петр Артемьевич Кадиров сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда әлеге хезмәтне башкара, аннан әнисе Елена Петровна да озак еллар сәркәтип булып эшли.

Җирлек халкы Ольга Борисовнаны төгәл, үз эшен белүче хезмәткәр дип бәяли. Халык белән уртак тел табып, аңлашып эшли ул. Әлеге җаваплы хезмәттән тыш ул барлык әһәмиятле вакыйгаларда: сайлау, сан алу һ.б, һ.б., авылның мәдәни тормышында да актив катнаша, «Калинушка» халык ансамбленең үзешчән җырчысы булып тора. Авыл җирлегенә гозер белән килгән кешеләрне берсен дә кире бормый.

Төгәл, таләпчән, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Ольга Борисовна эшләү дәверендә бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булган. Шулар арасында: «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр», Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең Дипломы һ.б. 

Гаиләсендә дә ул үрнәк. 2001 елда авылдашы Сергей Макаров белән гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Мәскәүдә эшли, уртанчы уллары Ульяновск шәһәрендә белем ала, кече уллары мәктәптә укый.

—Туган җиремдә, үз халкым арасында эшләвем белән мин бик бәхетле. Әйтәләр бит: «Кайда туган, шунда кирәк булган», дип. Димәк мин дә кирәкле булганмын, шуның өчен дә Ходай тәгаләгә рәхмәтлемен,-ди Ольга Макарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев