Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Мунчәли авылында яшәүче Халитовлар Бриллиант туйларын билгеләде

Тигезлектә яшәүләргә ни җитә?!

Картлык — шатлык түгел, диләр. Ә менә картлы-карчыклы Халитовларга карап бер дә алай димәссең. Бай тормыш тәҗрибәсе туплап, озак еллар парлап канат кагып, үрнәк гомер кичергән гаилә парлары алар!

Наҗия апа һәм Васил абыйның 60 ел бергә кичергән гомерләренә күз салсаң бик күп шатлык-сөенечне дә, ачы күз яшьләрен дә күреп була. 

...Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көн — 30 март аларның. Хәер, көне мөһим дә түгел. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү — мәртәбәлек! Аларның икесенең дә балачагы, яшьлекләре авыр елларга туры килә. Наҗия апа әтисен беренче тапкыр 5 яше тулганда күрә — ул сугыштан кайткач. Васил абый исә күпбалалы гаиләдә туып, үзеннән соңгы эне-сеңелләрен тәрбияләшә, аларга олы тормыш юлына басарга ярдәм итә. 

Тормышлары җиңел башланмый бу парның, әмма зарланырга күнекмәгән алар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Гомерләрен туган колхозларына багышлаганнар. Васил абый төрле эшләрдә башлаган хезмәт юлыннан бригадир дәрәҗәсенә күтәрелгән, колхозның умараталыгы өчен дә җаваплы булган.

Наҗия апа озак еллар иминиятләштерү өлкәсендә эшли.

Икесе дә — хезмәт ветераннары, бик күп Почет Грамоталары, Мактау кәгазьләрнең ияләре.

Биш бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә дә тырышып дөнья көтәләр. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш белән тулы. Йортлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора, аннан бервакытта да кеше өзелми. Һәр кергән кешене чәй эчерми чыгармыйлар — бу йортта шундый йола. 

—Туганнар өчен төп нигез сыман без, Василның туганнары да еш кайталар, үз ягымнан да киләләр,-ди Наҗия апа.

— Гаилә кыйммәте югалмасын өчен бер-береңне тыңлап, юл куеп яши белү кирәк. Авырлыкларны бергә кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың. Тормыш катлаулы. Сабыр итәргә кирәк, тигез тормыш иткәндә генә—яшәү матур, мәгънәле,- диләр Халитовлар.

Арабызда Халитовлар кебек ярату, тугрылык, сабырлык белән гомер иткән парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 60 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев