Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Матак авылында яшәүче Ольга Васильевна Мидюкинаның оныгы махсус хәрби операциядә катнаша

Авыл өлкәне 95 яшьлеген билгеләп үтте.

Матак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Ольга Васильевна Мидюкинаның тормыш юлы сугыш темасы белән турыдан-туры бәйләнгән. Авыл өлкәне 95 яшьлеген билгеләп үтте.

Ольга Васильевна 1929 елның 16 мартында Чуваш Ишлсе авылында туа. Әтиләре Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта. Кайткач та озак тормый, алган яраларыннан вафат була.

Ул елларда укырга мөмкинлек тә, теләк тә булмый билгеле. Яшәр, көн күрер өчен яшүсмер кыз колхоз кырында көн-төн хезмәт итә. Язмышын да сугыштан кайткан авылдашы Николай Владимирович белән бәйли. Уртак тормышта өч бала туа. 

Ольга Васильевна авырлыкларны бик күп күрә. Бер улы бик иртә вафат була, ике дистә ел элек ирен җирли. 
Бүгенге көндә ул Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклы итү программасы нигезендә төзелгән йортта яши. Бер улы гаиләсе белән янәшәсендә гомер итә, кызы — күрше районда.

Авыл өлкәненең бүгенге көндә бер оныгы махсус хәрби операциядә катнаша, ил иминлеген саклый. «Исән-имин генә йөрсен», дип теләк тели аңа әбисе.
Бер гасырга якын гомер кичкән Ольга Васильевна өйдәге эшләрне үзе башкара, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып тора. Аны авылда да бик хөрмәтлиләр. 

Гомер бәйрәме уңаеннан тыл ветеранын котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, җирлек башлыгы Владимир Шумилов, күршеләре, фольклор коллективы да килгән иде. Бәйрәм уңаеннан юбилярга җылы теләкләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар, җырлар җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев