Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Куяннар асрый. 100гә җитеп килсә дә...

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова Леонид Фомичның үрнәк булуын билгеләделәр.

95 ел гомергә сугыш афәте дә, хезмәткә багышланган гомер, балалар, оныклар, борчу-сагышлар, тагын әлләни кадәр вакыйгалар сыйган. Әйтергә генә җиңел, бер гасыр дигән сүз бит! Яңа Шигали авылында яшәүче Леонид Фомич Куракинның бу көннәрдә әнә шул хатирәләрне барлаган чагы.

Күпбалалы гаиләдә, иң беренче бала ул. Әтиләре сугышка китә, аның хакында хәбәрсез югалган хәбәре генә кайта. Әниләре балаларын ялгызы аякка бастыра. Леонид — итсә колхозга эшкә йөри, өйдә туганнарын караша. 

Буй җиткәч хәрби хезмәттә дә 4 ел йөреп кайта. Аннан авылда кибеткә эшкә урнаша, соңрак фермада мөдир булып эшли, колхозда хезмәт куя. Кайда гына эшләмәсен Леонид Фомич үзен һәрвакыт намуслы, эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр итеп таныта.

Бүген исә хөрмәтле авыл агасы.

«Леонид дәдәй бервакытта да эчмәде, тәмәке тартмады, кешегә авыр сүз әйтмәде», — ди аның хакында авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова.
Тормыш иптәше Валентина Николаевна белән 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Леонид Фомич пар канатыннан башка 28 ел яши (1996 елда вафат була Валентинасы). Бер улын да җирләгән инде Леонид ага.

Ялгыз яшим дип тормый үзе-йорт тутырып мал-туарын, сыерын асрый. Бүгенге көннәрдә куяннар, тавык-чеби карауга алынган. Иҗтимагый тормышта да актив катнаша. Күптән түгел булып узган Россия Президенты сайлауларында да участокка үзе килеп, тавыш бирүе турында язган идек. 

Юбилярны котларга бала-оныклары, туганнары җыелды төп йортка, район җитәкчелеге килде. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова Леонид Фомичның үрнәк булуын билгеләделәр, һәрвакыт шундый булып калуын, гомер бәйрәме уңаеннан җылы теләкләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев