Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Кече Уби авылында яшәүче Нина Семеновна Терентьева сигез яшеннән колхоз кырында эшли башлый

Бу тормышта ул ялгыз түгел

"Ике якка олылар баса, уртада безнең ише кечкенә балалар. Шулай кул белән язын иген чәчәбез, урак вакытында көлтә җыябыз. Артка кала башласак, олылар ярдәмгә килә",-дип сөйләде ул балачагы хакында.

Гаилә күпбалалы була. Ачлык, ялангачлык, тиешле шартлар булмаганлыктан, туганнарының күбесе бала чагында ук вафат булалар. Иң озын гомерлесе дә бүген туганнары арасында —ул. 

"Элек бит колхоз эшеннән төрле җирләргә озаталар иде. Кул белән урман да кистек, утын ташыдык, эшләмәгән эш калмады. Бала вакыттагы эшләгәннәрем дә хезмәт стажыма кермәгән, шунысы кызганыч, архив документлар сакланмаган«,-ди ул.

Нина Семеновна гомере буе хезмәттә була, тормышка чыгып карый, әмма ире иртә вафат була. Әнисен тәрбияләп соңгы юлга озата, балалары да юк. Шулай да ул ялгыз түгел.

Бүгенге көндә аның янына апасының балалары кайтып, килеп йөриләр. «Күрше хакы—Тәңре хакы», дип көн тудымы, күршеләре кереп җитә. Гомумән, Нина апа яши торган урам халкы бик дус һәм тату.

Нина Семеновнаның юбилее уңаеннан да апасының балалары, тирә-күршеләре мул табыннар артына җыелган иделәр. Бу урында юбилярның үзенең дә туганнары янына Мәскәү, Ленинградка кадәр барып кунак булып кайтуын әйтергә кирәк.

Олы бәйрәме 90 яшьлеге хөрмәтенә җитәкчеләр дә котлады авыл өлкәнен. Район башлыгы Алексей Ярухин һәм җирлек башлыгы Александр Ярухин исәнлек теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев