Кече Чынлы авылында яшәүче Гөлҗиһан апа Шәйдуллова сугыш елларын искә алды
«Әти сугыштан кайтмады...»
Бөек Ватан сугышы башланганда, Гөлҗиһанга нибары 11 яшь була. Аның әтисе, авылдагы башка күп кенә ирләр кебек үк, сугышның беренче көннәреннән фронтка китә.
—Әтидән килгән хат кисәге, гаиләбез өчен чын бәйрәм иде,- ди ул.—Авылда ирләр бөтенләй диярлек калмады, колхоздагы бөтен авыр эш хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсендә. Без, балалар да, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштык. Иртәдән кичкә кадәр кырда эшләдек.
1942 елның җәендә әтиләренең вафат булуы турында хәбәр килә. Бу югалтуга ышанмаган Гөлҗиһан апа җиңү яулап кайткан дус-ишләренең әтиләреннән: «Ник минем әтине дә алып кайтмадыгыз?», дип сораган.
Гөлҗиһан апа гомер буе фермада эшли. Ире Җәүдәт белән бергә алар биш кыз үстерәләр, аларга белем бирәләр һәм үз гаиләләрен төзергә булышалар. Лаеклы ялга чыкканнан соң да Гөлҗиһан Шәйдуллова фермада эшләвен дәвам итә. Аның намуслы хезмәте җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнә.
—Әни һәрвакыт мал җанлы булды. Колхоз терлеген дә яратып карады. Өйдә дә, 88 яшенә кадәр, сыер асрады. Бер көн эшсез тормады,-ди бүген аның картлык көннәрен уртаклашырга дип авылга күченеп кайткан кызы Сиринә. —Безне дә эшкә өйрәтте. Аның үз әнисе—әбиебез дә бик уңган, чибәр хатын-кыз була. Һәрвакыт пөхтәлекне, төгәллекне яраткан.
Гөлҗиһан апа Шәйдулловага күп тә түгел, аз да түгел— 95 яшь тулды. Ул районыбызның хөрмәтле тыл хезмәтчәне. Бу уңайдан аңа район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов Россия Президенты исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев