Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Кече Чынлы авылында яшәүче Җәүһәрия Хабир кызы Айнетдиновага 90 яшь тулды

Җәүһәрия апа авыр, сынаулы үткән тормышыннан бик канәгать, зарланып яшәргә күнекмәгән.

Кече Чынлы авылында яшәүче шундый өлкәннәребезнең берсе Җәүһәрия Хабир кызы Айнетдинова да шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләде.

Юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухинны һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Марат Рәимовны да үз туганнарыдай якын итеп, ачык йөз белән каршы алды ул.

–Күңелем һич ышанмый әле 90 яшем тулуга, - дип шаяртып та алды хезмәт ветераны.–Әмма шул яшемә җиттем! Аллаһка шөкер, яшәдек, эшләдек, хөрмәтле дә булдык.

Җәүһрия апа ятим үсә, әтисе сугыштан кайтмый. Авылдашы белән корган уртак тормышта алты балага гомер бүләк итәләр, бүген бишесе исән. Икесе авылда төпләнгән, калганнары–шәһәрдә.

Җәүһәрия апа авыр, сынаулы үткән тормышыннан бик канәгать, зарланып яшәргә күнекмәгән.

–Бүгенгесе бик матур, онык-оныкчыкларымны күрү бәхетенә ирештем. Бу бит зур шатлык,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев