Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Югары Каракитә авылында яшәүче Бибихасәнә әби Санатуллова 95 яшен билгеләде

Бәхетле картлык Үзенең 95 яшькә җитүен олы бәхет, дип саный Югары Каракитә авылында яшәүче Бибихасәнә әби Санатуллова.

Бер гасыр диярлек гомер бәйрәме уңаеннан юбилярга котлау хаты Россия Президенты Владимир Путиннан килеп иреште. Әлеге котлауларны һәм бүләкләрне аңа район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдинов тапшырдылар.

Бибихасәнә әбинең шулвакыт күңелендә биш ел элек булган хатирәләр яңарды.

—Җирлек башлыгы булып билгеләнгәч, Рәфикъ Мансур улы районнан килгән кунаклар белән, мине 90 яшьлегем белән тәбрикләгән иде. Аңа да 5 ел узды, менә 95кә дә җиттем. Гомер ничек тиз уза!-диде.

Ә гомер дигәнең, чыннан да кай арада узган, диген. — Картлык инде, нишлисең, яшьлек, үткәннәр онытылмый. Безнең буын авырлыкларны күп күрде. Югалтулар да күп булды,-дип сөйләп китте Бибихасәнә әби.

Күпбалалы гаиләдә туа ул. Абыйлары сугышка китәләр, аннан яраланып кайталар. Гаиләдә калган хатын-кызлар ир-ат эшен дә башкаралар, колхозда эшлиләр, ачтан үлмәс өчен черек бәрәңгесен дә киптерәләр, кычыткан ашын да ашыйлар. 

Бибихасәнә әби Алимҗан исемле авыл егетенә тормышка чыга. Фермада, колхозда бергә эшлиләр, алты бала үстерәләр. 

—Пенсиягә колхоздан, медаль алып чыктым,-ди горурланып юбиляр. —Хәзер тормышлар яхшы, бөтен нәрсә бар, яшәүләре бик рәхәт. Кызларым кайтып йөриләр, тагын нәрсә кирәк?!

Бибихасәнә әби бүгенге көндә улы Камил янәшәсендә бәхетле картлыгын кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев